16+

Бүген иртән Казан балалары булган автобус һәлакәтендә 3 кеше үлгән (ФОТО)

Казан балалары белән автобус һәлакәткә юлыккан: 3 кеше үлгән (ФОТО) Бүген иртә таңнан Нижегород өлкәсендә автобус һәлакәткә юлыккан. Анда Казан балалары булган - 3 кеше үлгән. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан җиткерүләренчә, һәлакәт турында 5:00 сәгатьтә хәбәр кергән. Юл-транспорт һәлакәте Нижегород өлкәсенең Новое Ликеево торак пунктыннан ерак түгел урында булган....

Казан балалары белән автобус һәлакәткә юлыккан: 3 кеше үлгән (ФОТО)
Бүген иртә таңнан Нижегород өлкәсендә автобус һәлакәткә юлыккан. Анда Казан балалары булган - 3 кеше үлгән. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан җиткерүләренчә, һәлакәт турында 5:00 сәгатьтә хәбәр кергән. Юл-транспорт һәлакәте Нижегород өлкәсенең Новое Ликеево торак пунктыннан ерак түгел урында булган. "Мерседес" автобусы йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешкән
Казаннан Санкт-Петербургка баручы автобуста 20 кеше, шул исәптән карате буенча ярышка баручы 12 бала (11-14 яшьлекләр) була. 3 кеше һәлак булган. Арада 1 бала да бар. 17 кеше хастаханәгә озатылган.
Беренчел фаразлар буенча, автобусның 51 яшьлек йөртүчесе руль артында йоклап киткән һәм каршы як хәрәкәт полосасына чыккан. Бу хакта өлкәнең ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре җиткергән.
Һәлакәт аркасында өч кеше һәлак булган: бер кыз бала (12-13 яшьләр тирәсендә) һәм ике олы кеше. Автобус "МAN" йөк машинасына бәрелгән. Автобуста 12 бала, 6 озата баручы һәм 2 йөртүче булган.
Һәлакәт урынына ярдәмгә 62 кеше һәм 21 техника, шул исәптән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 18 кеше, 4 берәмлек техника җәлеп ителгән, дип хәбәр итә "Интертат.ру".
Кайнар телефон линиясе эшли: 8-800-775-17-17.
Фото: 16.mchs.gov.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading