16+

Әби-бабайлар да онлайнда

Әби-бабайлар да тиздән интернетта утыра башлый. 15 апрельдә Казанда, «Әбиләр һәм бабайлар онлайнда» милли социаль программасы кысаларында, компьютер серләренә өйрәтә торган консультатив үзәк ачылачак. Биредә өлкән­нәрне бушка компьютерда эшләргә, электрон хөкү­мәттә дәүләт хезмәтләреннән файдаланырга өйрәтәчәкләр.

Проектны, «Лига дела» иҗтимагый оешмасы ярдәме белән, «Ветераннар, инвалидлар һәм блокадниклар ассоциациясе» төбәкара иҗтимагый оешмасы оештыра. «Әбиләр һәм бабайлар онлайнда» проектын РФ Хөкү­мәте дә хуплап чыга. Әлеге программа инде 2008 елдан бирле эшли. Шул чорда Россиянең 45 төбәгендә 125 компьютер үзәге ачылган. Бөтен ил буенча 20 мең пенсионер мәгъ­лүмати технологияләр нигезе буенча укып чыккан.
Әби һәм бабайлар компьютерда эшләргә өйрәнеп чыксалар, үзләренә дә бик уңайлы булыр иде, мөгаен. Фатир, ут һәм газга түләр өчен көннәр буе азапланып чиратта торганчы, барлык түләү­ләрне интернет аша гына башкару күпкә җайлырак бит. Соңгы вакытта авылда яшәүчеләр дә электрон хезмәтләрдән күп файдалана. Алар да аның уңайлы булуына төшенә башлады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading