16+

 Бие-бие, Хәйбулла! Биегән-сикергән кеше Россиягә файдалы була

Россиядә 1 июньнән 12 августка кадәр “Россия көче” (“Сила России”) Бөтенроссия спорт марафоны үткәрелә. 

 Бие-бие, Хәйбулла! Биегән-сикергән кеше Россиягә файдалы була

Россиядә 1 июньнән 12 августка кадәр “Россия көче” (“Сила России”) Бөтенроссия спорт марафоны үткәрелә. 

 — Бу - “Бердәм Россия” партиясе башлангычы. Марафонның максаты- сәламәт яшәү рәвешен һәм спортны пропагандалау. Спорт чараларына хезмәт коллективлары, өлкән яшьтәгеләр җәлеп ителә. Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр дә читтә калмас, алар бердәмроссиялеләр бит. Муниципаль берәмлекләрдә, хезмәт коллективларында, иҗтимагый оешмаларда спорт чаралары “Россия көче” шигаре астында узачак. Спорт төрләрендә чикләү юк: йөгерү, йөзү, көрәш, шул ук Сабан туйлары да һәм хәтта, бию фестивальләре дә акция эчтәлегенә туры килә,-диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты һәм “Бердәм Россия” партиясе тарафдарларының Татарстан төбәк советы рәисе Светлана Захарова.

Марафон 1 июньдә- Балаларны яклау көнендә старт ала, ә 12 августта-Физкультурачылар көнендә тәмамлана. Спорт активистларын бүләкләү дә көтелә.

—Татарстан-спорт төбәге. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Хөкүмәте физкультура һәм спортны үстерүгә зур игътибар бирә. Спорт чараларына авыл яшьләрен актив җәлеп итү күздә тотыла. Марафон кысаларындагы спорт чараларына Данис Зарипов, Вероника Кудерметова кебек танылган спортчыларны, эстрада йолдызларын чакыру ниятләнелә. Хәрәкәт-ул тормыш,- диде Россиянең атказанган тренеры, партиянең “Балалар спорты” проекты координаторы Ольга Павлова.

Казанда 27-28 майларда “Казан марафоны” үткәрелә. Ул ел саен 10 меңләп спортчыны һәм һәвәскәрне җыя.

 — Россия Президенты Владимир Путин күптән түгел спорт тренерларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Чит илләр безгә басым ясарга омтыла, шунлыктан без көчле булырга тиеш. Спорт берләштерә, без бердәм булганда көчле,- диде Ольга Павлова.

Татарстанның спорт министры урынбасары Илдар Садриев “Бердәм Россия” партиясенең башлангычын хуплады, чараларның республиканың Спорт министрлыгы белән берлектә оештырылачагын әйтте.

Муниципаль берәмлекләрдәге физкультура-спорт чаралары “Россия көче” Бөтенроссия спорт марафоны кысаларында уздырылган булып саналсын өчен “Сила России” сайтында теркәлү зарур. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading