16+

Биш бала анасына коттедж бүләк иткәннәр

Чаллыда яшәүче 5 бала анасы Оксана Рыжковага билгесез хәйрияче өч катлы коттедж бүләк иткән, дип хәбәр итә Intertat.ru. Гаилә элек тулай торакта гомер кичергән. Оныклары туганнан соң төшерелгән торак чиратына кабаттан басарга берничә тапкыр омтылып караса да, хатынның эшләре барып чыкмаган булган. Чиновниклар инде тулай торак бүлмәсендә 8 кешедән торган...

Чаллыда яшәүче 5 бала анасы Оксана Рыжковага билгесез хәйрияче өч катлы коттедж бүләк иткән, дип хәбәр итә Intertat.ru. Гаилә элек тулай торакта гомер кичергән. Оныклары туганнан соң төшерелгән торак чиратына кабаттан басарга берничә тапкыр омтылып караса да, хатынның эшләре барып чыкмаган булган. Чиновниклар инде тулай торак бүлмәсендә 8 кешедән торган бер гаилә түгел, ә өч гадәти гаилә яши дип саный башлаганнар. Ә бу инде икенче мәсьәлә... Дөреслек эзләп Мәскәүгә кадәр барып җитүләр, протест акцияләре оештырулар, ачлык игълан итүләрне әйтәсеңме, өч ел дәвамында таптаган полиция юллары, йөрәк өянәге белән хастаханәгә керү, хәтта психиатрия хастаханәсендә ятып чыгумы - берсе дә калмаган.
5 йокы бүлмәсе, ике залы, мунча һәм джакузие булган йорт һәм ул урнашкан җир кишәрлеге күпбалалы ана милке итеп рәсмиләштерелгән инде. «Бүләкне кем ясаганын әйтмәскә дип кәгазь яздым. Кирәк дип тапса, ул кеше үзен киң җәмәгатьчелеккә белдерер әле. Аның Татарстанда яшәвен һәм хәйрия фонды директоры икәнлеген генә әйтә алам», - ди Рыжкова. Оксана Рыжкова аның белән чиновниклар бусагасын еш таптаган чакта Мәскәүдә танышкан булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading