16+

«Бәллүр каләм» үткенәйде

19 майда ТР Матбугаты көнен билгеләп үттек. Нәкъ менә шул көнне традиция буенча журналистлар арасында үткәрелә торган «Бәллүр каләм - Хрустальное перо» XV бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйгенең җиңүчеләрен тантаналы рәвештә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында бүләкләделәр.

«Бәллүр каләм» үткенәйде

19 майда ТР Матбугаты көнен билгеләп үттек. Нәкъ менә шул көнне традиция буенча журналистлар арасында үткәрелә торган «Бәллүр каләм - Хрустальное перо» XV бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйгенең җиңүчеләрен тантаналы рәвештә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында бүләкләделәр.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары - ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Марат Муратов, министрлык һәм ведомство башлыклары, Мәскәүдән килгән хөрмәтле кешеләр чараның мәртәбәле кунаклары булды.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков: «Үткән елны республикада бик күп вакыйгалар булды, шуның белән бергә, журналистларның «бәллүр каләм»е тагын да үткенәйде, уңышка ирешергә заманча технологияләр, сәяси активлык та тәэсир итми калмагандыр», - диде. «Конкурсны инде 15 нче тапкыр үткәрүебез бик әйбәт, димәк, ул журналистларга ошый», - дип билгеләп үтте Римма Ратникова үзенең чыгышында. Шулай ук ул бәйгедә 175 кешенең җиңүче булырга дәгъва итүен һәм лаеклы эшләрнең күп булуын җиткерде. Марат Муратов исә, үз чиратында, Татарстанда меңнән артык массакүләм мәгълүмат чарасы эшли. Бу бик зур коллектив, дип билгеләп үтте. Аның сүзләре буенча, әлеге журналистлар конкурсында катнашырга теләк белдерүчеләр елдан-ел арта һәм аның чикләре дә киңәя бара.
«Бәллүр каләм - Хрустальное перо» XV бәйгесенең төп бүләге исә - ак бантлы «Fiat Albea» машинасы бу юлы «Татарстан» ДТРКнең радиотапшырулар хезмәте башлыгы Тәүфикъ Сәгыйтовка бирелде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading