16+

Бу бүләктән олысы юк

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бинасы каршындагы мәйданда сәнгать осталары концерты тәмамланганнан соң да халык китәргә ашыкмады, Президент Рөстәм Миңнехановның килүен көтте.

Бу бүләктән олысы юк

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бинасы каршындагы мәйданда сәнгать осталары концерты тәмамланганнан соң да халык китәргә ашыкмады, Президент Рөстәм Миңнехановның килүен көтте.

Аны кариевлылар һәм тинчуринлылар «Печән базары» спектакленнән өзек уйнап каршы алды. Ул бер төркем сәнгать әһелләренә республиканың Г.Тукай исемендәге бүләген тапшырды. Әлеге бүләккә 1955 елдан бирле 193 кеше лаек булган. Президент аны тапшырыр алдыннан: «Республикада бу бүләктән дә зурысы юк», - дип белдерде. Аның быелгысы «Г.Тукай Уральскида һәм Казанда» дигән күргәзмәләре өчен рәссам Ильяс Айдаровка, «Мәхәббәттә гөнаһ бар», «Хатыннар сагышы», «Синдә минем хакым бар» дигән китаплары өчен язучы Нәбирә Гыйматдиновага, «Женский лик победы» дигән бишенче симфониясе өчен композитор Шамил Тимербулатовның кызы Гөлнарага тапшырылды. (Автор үзе күптән түгел, юл һәлакәтенә очрап, вафат булды.) Шулай ук ул Г.Тукай истәлегенә багышланган «Күн мозаикасы» циклы өчен София Кузьминыхка, «Кара чикмән» спектаклендә - Биртәтә, «Курчак туе»нда - Наташа, «41нең арбалы хатыннары»нда Гайшә рольләре өчен Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Алсу Гайнуллинага да бирелде. «Без бишектән үк Г.Тукай шигырьләре белән тәрбияләнеп үстек. Сәнгать әһелләре өчен бу зур дәрәҗә», - диде Алсу Гайнуллина бүләкне алганда.
Тантанага Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, шәһәр мэры Илсур Метшин да килгән иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading