16+

Бурановолылар артыннан...

Быел җөмһүриятебездә үзешчән башкаручы ветераннар арасында «Балкыш» фестивале старт алачак. Кичә Казанда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге оештыру комитетының утырышы үтте. ТР Ветераннары иҗтимагый оешмасы, бу фестивальне сорап, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать белән чыккан. Президент исә әлеге тәкъдимне хуп күргән.

Фәрит Мөхәммәтшинның әйтүенчә, «Бураново әбиләре»нең уңышы күп өлкәннәребезне рухландырган. Фестивальнең максаты - өлкәннәребезгә игътибар бирү, аларның иҗади активлыгына ярдәм итү, җөмһүриятебез халыкларының милли вә мәдәни мирасын яшь буынга тапшыру. Ә иң мөһиме - мондый конкурсларда катнашу өлкән яшьтәгеләрнең гомерен озайта, дип саный ТР Дәүләт Советы Рәисе.
Фестивальнең сайлап алу турлары җәй көне республикабызның төрле районнарында һәм җиде зонада үтәчәк. Октябрь аенда финалчылар Казанда Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе залында гала-концертка җыелачак. Бәйге вокал, вокаль ансамбль, вокаль-инструменталь ансамбль, хор коллективлары, фольклор, поэзия һәм хореография буенча үтәчәк. Фестивальгә ТР Мәдәният министрлыгы да ярдәм күрсәтәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading