16+

Бушка сыр булмаса да, Wi-Fi бар

Җәмәгать урыннарында интернетка бушлай тоташу ихтыяҗы кыш көне дә кимемәгән. Быел Казанның күпләп халык җыела торган урыннарын түләүсез Wi-Fi белән җиһазландыру дәвам итә. Дөнья пәрәвезе белән элемтә беренче чиратта авто, тимер юл, елга вокзаллары һәм аэропортларда, шулай ук парклар һәм скверларда урнаштырылачак.

Элегрәк шәһәрдәге кунакханәләр, кафе-рестораннар, бизнес үзәк һәм спорт-сәламәтләндерү үзәкләре кебек урыннар гына бушлай интернет куллану мөмкинлекләре биргән булса, былтыр түләүсез Wi-Fi сервисыннан куллану мөмкинлеге Урицкий, Меңьеллык һәм Җиңү паркларында ял итүчеләр өчен дә ачылган иде. Бу паркларда стандарт режимда җитмешләп кеше берьюлы челтәргә тоташа ала. Мәгълүмат тапшыру тизлеге исә секундына 256 килобитка җитә.
Уздырылган мониторинг халыкның түләүсез интернет сервисын җәй көне генә түгел, кышын да рәхәтләнеп куллануын ачыклады. Мәсәлән, 19 гыйнварда интернетка җиде меңләп тоташу булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading