16+

Бушлай дару аласың килсә...

Сәламәтлекләре какшау сәбәпле, төрле дәвалау курслары кирәк булган кешеләр өчен дәүләт программалары эшли, чөнки физик мөмкинлеге чикләнгән бу кешеләрнең күпчелеге, эшли алмаганга, пенсия акчасына яши. Ә дәвалану өчен дарулар, төрле операцияләр хәзер бик кыйммәт тора. Шуны күздә тотып, физик мөмкинлеге чикләнгәннәргә дәүләт тарафыннан социаль пакеттан файдалану мөмкинлеге тәкъдим ителә. Тик...

Бушлай дару аласың килсә...

Сәламәтлекләре какшау сәбәпле, төрле дәвалау курслары кирәк булган кешеләр өчен дәүләт программалары эшли, чөнки физик мөмкинлеге чикләнгән бу кешеләрнең күпчелеге, эшли алмаганга, пенсия акчасына яши. Ә дәвалану өчен дарулар, төрле операцияләр хәзер бик кыйммәт тора. Шуны күздә тотып, физик мөмкинлеге чикләнгәннәргә дәүләт тарафыннан социаль пакеттан файдалану мөмкинлеге тәкъдим ителә. Тик...

Сәламәтлекләре какшау сәбәпле, төрле дәвалау курслары кирәк булган кешеләр өчен дәүләт программалары эшли, чөнки физик мөмкинлеге чикләнгән бу кешеләрнең күпчелеге, эшли алмаганга, пенсия акчасына яши. Ә дәвалану өчен дарулар, төрле операцияләр хәзер бик кыйммәт тора. Шуны күздә тотып, физик мөмкинлеге чикләнгәннәргә дәүләт тарафыннан социаль пакеттан файдалану мөмкинлеге тәкъдим ителә. Тик акчага кызыгып, аннан баш тартучылар да күп. Нәтиҗәдә, алар үзләрен бушлай дәвалану курсларыннан мәхрүм итә. Ә төрле препаратлар кулланып дәвалану айлык компенсацияләрдән шактый кыйммәтрәк. Әлеге темага «түгәрәк өстәл» артында фикер алышулар барышында да социаль пакеттан файдалануның өстенлекле яклары ассызыкланды.
Социаль пакет 3 өлештән тора:
- барлык даруларны да бушлай алу;
- шифаханәләргә юллама;
- шәһәр һәм шәһәр яны транспортында йөрү хокукы.

Әгәр дә инвалид соцпакеттан баш тартырга тели икән, Пенсия фондына гариза яза. Ләкин кире кагуны белдереп гариза язганчы, башта ныклап уйларга киңәш итәбез, чөнки инвалидлык юкка гына бирелми, ә авыру дарусыз тора алмый: аеруча шикәр чире, бронхиаль астма һәм яман шештән интегүчеләр, психикасы какшаган кешеләр. Бу категория авыруларны дәвалау өчен кулланылучы дарулар 3-5 мең сумнан алып 350-400 мең сумга кадәр тора (бу әле ярты елга исәпләгәндә). Ә соцпакеттан баш тартучыларга компенсация аена 700 сум исәбеннән бирелә. Күпләр, без бит ел әйләнәсе дару кулланмыйбыз, ә компенсация ел әйләнәсе бирелә, диләр. Шунысын да онытмаска кирәк: бер айда дарулар бер кешегә бирелсә, икенче айда исә ул икенче кешегә. Соцпакеттан файдаланучылар күбрәк булган саен, бушлай дару белән тәэмин итү дә тоткарлыксыз бара.
PS. Әгәр дә башта акчалата компенсация сайлаган булып, хәзер яңадан социаль пакет алмакчы буласыз икән, Пенсия фондына гариза язарга тиешсез. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белдергәнчә, 2014 елда бушка дарулар алырга теләүчеләргә моны быелның 1 октябреннән дә соңга калмыйча эшләргә кирәк, чөнки бу вакыттан соң социаль пакетны кайтару мөмкинлеге бер елдан соң гына барлыкка киләчәк. Ә 2013 елда бушлай дарулар алган кешеләргә яңадан гариза язу таләп ителми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading