16+

Чиста, имин һәм тиз хәрәкәтләнүчән

Казанның электр транспорты паркы 31 берәмлек троллейбус белән тулыланды. Камал театры каршындагы мәйданнан троллейбусларны мэр Илсур Метшин да хәерле юл теләп озатып калды.

Чиста, имин һәм тиз хәрәкәтләнүчән

Казанның электр транспорты паркы 31 берәмлек троллейбус белән тулыланды. Камал театры каршындагы мәйданнан троллейбусларны мэр Илсур Метшин да хәерле юл теләп озатып калды.

«Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Әсфән Галәвов: «Саратовта җитештерелгән «Тролза - 5275.03» троллейбуслары пассажирлар өчен дә, йөртүче өчен дә бик уңайлы итеп ясалган», - диде. Салондагы урындыклар вату-җимерүгә бирешми, кышкы чор өчен 4 җылыткыч куелган, электрон табло урнаштырылган. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә уңайлыклар тудырылган.
«Заманча, матур, чиста, имин һәм тиз хәрәкәтләнүчән - җәмәгать транспорты нәкъ менә шундый булырга тиеш. Шул вакытта гына ул шәхси автомобильләргә алмаш була ала. Техника паркын яңарту дәвам итә. Хәзер хәрәкәт иминлегенә һәм зыялы хезмәт күрсәтүгә ирешү бурычы тора», - дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин троллейбус йөртүчеләр белән кондукторларга.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading