2014 елда Европа берлеге илләренә карата санкцияләр игълан ителгәннән соң, тикшерүләр нәтиҗәсендә, Татарстанда 8 мең тонна тиешле таләпләргә җавап бирмәгән продукт ачыкланган.
Скопировать ссылку
2014 елда Европа берлеге илләренә карата санкцияләр игълан ителгәннән соң, тикшерүләр нәтиҗәсендә, Татарстанда 8 мең тонна тиешле таләпләргә җавап бирмәгән продукт ачыкланган.
Быел гына да тыелган 3 мең тонна азык-төлекне юк иткәннәр. Читтән законсыз кайтартылган продуктларның күбесе: Польша алмасы һәм грушасы, Төркия помидоры һәм винограды. Бу товарларның күпчелеге республикага Белоруссия аша кергән.
Татарстан таможнясы Казан һәм Бегиш аэропортыннан кергән товарларны тикшерә. Былтыр таможня хезмәткәрләре 102 613 контрафактлы продукцияне кулланыштан алган. Алар арасында автомобиль запчастьләре, парфюмерия, косметика, уенчыклар, ювелир эшләнмәләре, кием- салым да бар. Ни хикмәт, кеше киемнәрен генә түгел, эт өчен комбинезоннарны да ялганлап сата башлаганнар. Былтырның августыннан Евразия илләреннән кертелә торган мех, күн әйберләренә карата да аерым таләпләр. Хәзер һәр тунда, курткада махсус контроль индентификация билгесе куелган булырга тиеш. 2015-2016 елда таможня тикшерүләре сатуда законлы булуы документлар белән расланмаган 4 мең күн һәм мех эшләнмәсен ачыклаган.
Комментарийлар