16+

Cырпаланса да, сыйпама

Шушы көннәрдә Казанның «10 нчы микрорайон» торак комплексында төлке үләксәсе табылган иде. Ветеринария хезмәте әлеге кыргый җәнлектә котыру (бешенство) чире булганлыгын ачыклаган.

Cырпаланса да, сыйпама

Шушы көннәрдә Казанның «10 нчы микрорайон» торак комплексында төлке үләксәсе табылган иде. Ветеринария хезмәте әлеге кыргый җәнлектә котыру (бешенство) чире булганлыгын ачыклаган.

Шәһәр яны урман хуҗалыгы белгечләре әйтүенчә, Казанга тоташкан урманнарда төлкеләр шактый күп. Кышкы чорда азык табу кыенлашканлыктан, сәламәт пошилар, төлкеләр дә торак пунктларга якынлаша. Авылларда төлкеләрнең абзарларга «сугышчан разведка» ясавы гадәти күренеш, ә менә шәһәр урамында йөрүләрен ничек аңларга? Шул сорау белән без Казан зооботаника бакчасының төлкеләрне караучы зооинженеры Эльвира БАЖИНАГА мөрәҗәгать иттек.
- Кыргый җәнлекләр техника гөрләп, халык йөреп торган шәһәр эченә үк килеп керәләр икән, димәк, алар - авыру. Шунлыктан кая баруларын белештермиләр, ят мохиттә тагын да усалланалар. Бакчада яки скверда акрын гына йөргән төлкене тотарга, сыйпарга һич тә ярамый. Төлке һәм башка кыргый җәнлекләр, шулай ук эт яки мәче тешләсә, тырнаса, кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Керпе, ярканат тешләгән очракта да битарафлык күрсәтмәгез, чөнки котыру чире кыргый җәнлекләрнең һәммәсеннән дә йогарга мөмкин. Үз вакытында дәвалану зарур, әгәр бу авыру көчле чиккә җитсә, моның ахыры - үлем, - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading