16+

«Чын кеше булып җитлегү өчен хезмәттә кайнап үсү кирәк»

Газета укучыларыбыздан хезмәткә карата фикерләрен сораштык.

«Чын кеше булып җитлегү өчен хезмәттә кайнап үсү кирәк»

Газета укучыларыбыздан хезмәткә карата фикерләрен сораштык.

Рәис Сафин, хезмәт ветераны:

– Казандагы заводларда узды хезмәт юлым. Ниндидер бүләкләр алу өчен түгел, ә илебез өчен эшләдек. Ватанпәрвәр булу кирәк. Пенсиягә чыккач, Идел буендагы дачада төзелешләр-төзекләндерүләр белән мәш килдем. Хезмәт төбе – хәзинә, дигән борынгылар. Башкарган эшләрең җанга рәхәтлек, үстереп алган уңышыларың тәнгә сихәт бирә.

Алсинә Гайнетдинова, дизайнер:

– Казанда көн саен күргән әйбергә күз ияләшә, ә чагыштырып караганда күңелдә горурлык хисләре тагын да арта. Татарстан башкаласы Казан, белсәгез әгәр, Италия, Испания һәм Франциянең танылган шәһәрләреннән бер дә ким-хур түгел. Казан үзенең чисталыгы, халкының киң күңелле булуы белән өстенрәк тә әле. Коммуналь хуҗалык эшчеләренең хезмәтенә рәхмәтле булыйк, теләсә-кая чүп ташламыйк.

Алсу Хөсәенова, педагог:

– Нинди генә һөнәр иясе булсаң да, беренче чиратта белем сорала. Технологияләрне яхшылап үзләштермәсәң, хезмәтеңдә югары уңышларга ирешә алмыйсың. Шуның өчен дә мәктәп яшеннән үк укуга күңел багълау зарур. Мин мәгариф һәм фән өлкәсенә караган китаплар укуны һаман да дәвам итәм. Укыган саен яңалык табасың. Үз һөнәрең буенча китаплар уку, чыганаклардан мәгълүмат туплау файдалы.

Алмаз Хәмзин, язучы-сатирик:

– Чын кеше булып җитлегү өчен хезмәттә кайнап үсү кирәк. Безнең чорлар шулай хезмәттә кайнап үсте дә инде. Авыл баласы буларак, агач-таш һәм бакча эшләрен беләм, яратып башкарам. Бакчада сулар сибеп үстергән суган кыягын, помидорны, кыярны һәм соңрак алмагачтан алманы өзеп ашап алулары шулкадәр рәхәт хис бит ул. Мәктәпләрдә хезмәт дәресләренең кабаттан торгызылуын хуплыйм. Бала эшләп үсәргә тиеш, әлбәттә инде, көченнән килгән эшне башкарсын. Өйрәнгәне үзе өчен бит.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading