16+

Даниилга ярдәм кирәк

Даниил Потаповка - ике яшь ярым. Беренче адымнарын ясап, елмаерга, сөйләшергә өйрәнә башлаган балада куркыныч авыру табалар

Даниилга ярдәм кирәк

Даниил Потаповка - ике яшь ярым. Беренче адымнарын ясап, елмаерга, сөйләшергә өйрәнә башлаган балада куркыныч авыру табалар

. Быелның март аенда остеопетроз дигән диагноз куялар. Моны икенче төрле мәрмәр авыруы дип тә йөртәләр. Әлеге чир вакытында сөяк тукымасының үсеп җәелүе күзәтелә, нәтиҗәдә кеше ишетми, күрми башлый, ахыр чиктә үлә. Авырудан котылуның бер генә юлы бар - сөяк миен күчереп утырту. Россиядә әлеге авыру җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәгән. Шуңа да Потаповлар Израиль клиникасына мөрәҗәгать иткән.

- Хадасса клиникасы безне кабул итәргә ризалашты, аларның бу авыруны дәвалауда тәҗрибәләре җитәрлек. Әмма, операция өчен 264 511.76 доллар акча кирәк. Дуслар, туганнар, социаль челтәр аша 4 миллионга якын акча җыя алдык, 29 апрельгә тагын 15 миллион сум табарга кирәк. Бу сумманы ишеткәч, безнең өмет сүнә, мәрхәмәтле кешеләр ярдәменнән башка без авыруны җиңә алмыйбыз, Даняга бары ике яшь ярым гына. Ул, авыру аркасында, начар күрә башлады, көн саен хәлсезләнә, улымны коткарырга ярдәм итегез, - дип өзгәләнә баланың әнисе Лилия ханым. Даниил турында тулы мәгълүматны http://vk.com/spasi_zhizn_danilke сылтамасы аша да укырга була. 22 апрельдә 17.00 сәгатьтә «Тандем» сәүдә үзәгендә, Даниилга ярдәм итү йөзеннән, хәйрия концерты, ярминкә дә уздырырга ниятлиләр. Битараф калмаучылар өчен Потаповларның телефон номерлары: 79874019302 (Лилия), 79872370509 (Николай).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading