16+

Даруны үзебез сайлыйбыз?!

Якын киләчәктә дару препаратлары өлкәсендә безне яңалык көтә. Россия табиблары рецепт язганда дару препаратларының сатудагы исемен түгел, ә дәвалый торган матдәнең атамасын гына язарга тиеш булачаклар.

Даруны үзебез сайлыйбыз?!

Якын киләчәктә дару препаратлары өлкәсендә безне яңалык көтә. Россия табиблары рецепт язганда дару препаратларының сатудагы исемен түгел, ә дәвалый торган матдәнең атамасын гына язарга тиеш булачаклар.

Мәсәлән, табиб авыруга составында парацетамол булган дару алырга кушса, авыру иң арзанлы аналогны, ягъни «Парацетамол»ның үзен, әллә инде составында әлеге матдә булган башка кыйммәтлерәк препаратны аламы - монысын үзе хәл итә. Хәзергә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының боерыгы Юстиция министрлыгында теркәлү уза, закон исә 1 июльдән гамәлгә керергә тиеш дип көтелә. Әлеге үзгәреш нәрсәгә кирәк дигәндә, аның ярдәмендә кайбер табибларның һәм фармацевтика компанияләренең үзара килешеп эшләүләренә чик куймакчы булалар. Икенчедән, авыруларга даруларны үз мөмкинлекләреннән чыгып алырга юл калдыралар. Әмма шул ук вакытта яңа кагыйдә табибка, авыру ниндидер даруны кабул итә алмаган очракта, аңа аерым бер препаратларны билгеләүне дә тыймый, диелә «Российская газета»да.
Билгеле булганча, бүген даруханәләргә барсаң, даруларның күплегеннән башлар әйләнә. Даруны табиб язып бирә икән, бу очракта инде нәкъ менә шул язган препаратны алырга кирәклеге турында бер шик тә калмый иде: аның нинди бәядә булуы да әллә ни мөһим түгел кебек - кирәк икән кирәк инде. Авырыйсы килми бит. Гәрчә шундый ук күпкә арзанлырак препарат һәм аның составы да шул ук булса да. Бу закон үз көченә кергәч, алырга кирәкле даруларның вариантларын даруханә хезмәткәре тәкъдим итәргә тиеш булачак, чөнки бүгенге көндә составлары бер үк булса да, төрле брендлар астында, төрле аналогларны чыгара торган бик күп фармацевтик компанияләр бар. Бертөрле үк тәэсир итә торган даруларның бәяләре дә бер-берсеннән бик күпкә аерылып тора.
Хәл ителмәгән мәсьәләләр дә юк түгел. Кайбер дарулар составы ягыннан бик катлаулы булып, аның барысын да рецепт бланкына язып бетерү дә мөмкин түгел, ди белгечләр. Икенчедән, даруның нинди дозадагысын алырга кирәклеген дә табиб кына хәл итә ала бит.
Табибларның да фикере әлеге үзгәрешкә карата бертөрле генә түгел. Берәүләр, кайбер кыйммәтлерәк дарулар очсызлы аналогларына караганда күпкә яхшырак һәм тизрәк тәэсир итә - шуны да исәпкә алырга кирәк. Арзанлысына өстенлек биреп, хаталанырга да мөмкин, дисәләр, икенчеләр, рецептта даруның исемен язмаган очракта да, табиб үзенең киңәшләрен, нинди дару алырга кирәклеген телдән дә әйтә ала, шуңа күрә әллә ни борчылырга һәм бу яңалыктан куркырга кирәкми, дип уйлый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading