16+

«Дин өлкәсендә белем кирәк»

Кичә Казан шәһәре башкарма комитетының Утырышлар залында Казан шәһәре Думасының чираттан тыш XV сессиясе булып узды. Көн тәртибенә «Казан шәһәре Думасының «Казан шәһәре муниципаль милкен хосусыйлаштыруның 2011 елга һәм 2013 елга кадәр юнәлеш тоткан фараз планы (программасы)» турында»гы карарына үзгәрешләр кертү хакында», «Казан шәһәре Думасының «Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2012...

«Дин өлкәсендә белем кирәк»

Кичә Казан шәһәре башкарма комитетының Утырышлар залында Казан шәһәре Думасының чираттан тыш XV сессиясе булып узды. Көн тәртибенә «Казан шәһәре Думасының «Казан шәһәре муниципаль милкен хосусыйлаштыруның 2011 елга һәм 2013 елга кадәр юнәлеш тоткан фараз планы (программасы)» турында»гы карарына үзгәрешләр кертү хакында», «Казан шәһәре Думасының «Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2012...

Кичә Казан шәһәре башкарма комитетының Утырышлар залында Казан шәһәре Думасының чираттан тыш XV сессиясе булып узды. Көн тәртибенә «Казан шәһәре Думасының «Казан шәһәре муниципаль милкен хосусыйлаштыруның 2011 елга һәм 2013 елга кадәр юнәлеш тоткан фараз планы (программасы)» турында»гы карарына үзгәрешләр кертү хакында», «Казан шәһәре Думасының «Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2012 елга һәм 2013 белән 2014 еллар план чорына бюджеты турында»гы карарына үзгәрешләр кертү хакында» кебек мәсьәләләр куелган иде. Мөһимлеген исәпкә алып, өстәмә рәвештә аңа «Казан шәһәре Думасының «Казан шәһәрендә тышкы реклама һәм мәгълүмат чараларын урнаштыру турында»гы карарына үзгәрешләр кертү хакында» һәм «Казан шәһәрендә террорчылык һәм экстремизмны кисәтү турында»гы мәсьәләләр дә өстәлде.
Сессия бүләкләр тапшыру кебек тантаналы чарадан башланып китте. Бөтен җәмгыятьне аякка бастырган соңгы вакыйгаларга Казан шәһәре Думасы депутатлары да битараф калмады. Килеп туган вазгыятькә узган гасырның 90 нчы елларындагы тотрыксыз хәлнең сәбәпче булуы һәм күрелгән чаралар (аерым алганда, төп урнашу урыны чит илләрдә булган дини секталарның Казандагы һәм Татарстандагы эшчәнлеге тикшерелгән) турындагы кыскача мәгълүматны тыңлаганнан соң, сүзне «Бердәм Россия» сәяси партиясе вәкиле алды. Җәмгыятьтә идеологик бушлык барлыкка килде һәм аерым экстремистик төркемнәр моннан бик оста файдаланып, әлеге бушлыкны тутырырга омтылдылар, дигән фикер әлеге чыгышның төп тезисы иде. Шулай ук мәгълүмат чараларына карата да тәнкыйть фикере яңгырады.
Террорчылык һәм экстремизмны кисәтү безнең игътибар үзәгеннән беркайчан да төшмәде. Әмма дин өлкәсендә белемле булу шарт һәм эш барышында Диния нәзарәтендәге белгечләр белән киңәшергә кирәк. Бу катлаулы вазгыятьтә бердәм фронт булып эш алып барыйк, дип ассызыклады мэр Илсур Метшин үз чыгышында.
Фикер алышу тәмамланганнан соң, депутатлар әлеге мәсьәлә буенча карар кабул иттеләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading