16+

ДӨНЬЯГА «КАДР» АША...

Берничә ел элек төшкән фотоларны карыйсың да хатирәләр иленә чумасың. Артык калын булмаган «Фотоальбом» дигән китапчыкта бар тормышың тезелеп киткән. Менә монысы әле кыюсыз гына атлаган беренче адымнар. Ә монда инде чәчләренә үзеннән дә зур ике ак бантик тагып, кулларына чәчәк бәйләме тоткан шук кына кызчык. Монысы соңгы кыңгырау чыңлаган...

ДӨНЬЯГА «КАДР» АША...

Берничә ел элек төшкән фотоларны карыйсың да хатирәләр иленә чумасың. Артык калын булмаган «Фотоальбом» дигән китапчыкта бар тормышың тезелеп киткән. Менә монысы әле кыюсыз гына атлаган беренче адымнар. Ә монда инде чәчләренә үзеннән дә зур ике ак бантик тагып, кулларына чәчәк бәйләме тоткан шук кына кызчык. Монысы соңгы кыңгырау чыңлаган...

«Фотоаппарат алу әле мин фотограф булдым дигән сүз түгел!»
Фото - үзгә бер сәнгать. Оста куллар гади бер күренештән дә әкият ясый ала. Бу сүзләргә мин, Фирдүс МИНҺАҖЕВ төшергән фотосурәтләрне карагач, тагын бер кат инандым. Авыл күренеше, балалар дисеңме, ә ул никах, туй фотолары - боларның барысында да фотографның тырышлыгы, таланты, үз эшенә карата мәхәббәте ярылып ята. Әйдәгез, фотограф белән якыннанрак танышыйк.
- Фирдүс, фото сәнгате белән кайчаннан кызыксына башладың?
- Сәнгать белән балачактан ук кызыксындым. Мәктәптә стенгазеталарга рәсемнәр ясый идем, рәсем сәнгатен барлык дәресләрдән дә өстенрәк күрдем. Инде мәктәпне тәмамлап, югары белем алган чорда, кызыгып, Photoshop программасын үзләштердем. Беренче фотоаппаратым иң гади, кесәгә сыя торган «мыльница» иде. Аны үзем белән йөртү җинел булгач, фотоаппаратны беркайчан да, беркайда да үземнән калдырмадым. Дүрт ел элек кулыма беренче тапкыр профессиональ фотоаппарат алгач ук, үземнең киләчәктә ни белән шөгыльләнәсемне билгеләп куйдым.
- Төшергән фотоларың нинди жанрда?
- Мин туйлар, никахлар, төрле мәҗлесләр төшерәм. Эшем үземә бик ошый. Минемчә, туй фотографиясе - уникаль жанр! Ул үз эченә фотография өлкәсендәге бөтен жанрларны да ала. Кияү белән кәләшне төшерсәң, портрет килеп чыга. Әгәр аларны табигать кочагында чагылдырсаң - пейзаж. Кияүнең кәләшне алырга килгәнен төшерсәң, репортаж була. Ә сөйгән ярларның балдакларын, букетларын һәм башка туй аксессуарларын төшерсәң - макро. Боларсыз бер генә туй мәҗлесе дә үтми.
- Кулыңа фотоаппарат тоткач, дөньяга карашың үзгәрдеме?
- Үзгәрде дип уйлыйм. Гомумән, үзен фотограф дип санаучы кеше моны сизәргә тиеш. Һәр фотограф гади кешегә күренми торган образларны табарга, матурлыкны күрә белергә тиеш. Мәсәлән, урам буйлап барганда каршына бер иске йорт очраса, гади кеше аны күрми дә үтеп китәргә мөмкин. Ләкин фотограф, үзенең фантазиясен эшкә җигеп, шушы җимерелеп бара торган йортны фотога төшереп, менә дигән «шедевр» ясый ала. Кулыма фотоаппарат тоткач, мин чыннан да әйләнә-тирәгә күбрәк игътибар итә башладым. Элек гади булып тоелган нәрсәләрдә ниндидер үзенчәлек, яшеренгән матурлык табу үзе бер рәхәт.
- Хәзер һәркемнең кулында фотоаппарат, һәркем фотограф. Теләгән бере интернеттагы «Вконтакте» битен әле бер, әле икенче позада төшкән сурәт белән тутыра. Фотографлар атлаган саен үз хезмәтләрен тәкъдим итә. Шундый шартларда фото сәнгатенең дәрәҗәсе төшмиме?
- Әйе, хәзерге вакытта мондый хәлгә еш юлыгырга мөмкин. Кеше профессиональ фотоаппарат сатып ала да үзен фотограф дип саный башлый. Моннан чын профессионаллар да, клиентлар да зур чыгымнар кичерә. Профессиональ фотографлар бу очракта матди керемнәрен генә түгел, потенциаль клиентларын да югалталар. Ә заказ бирүчеләр исә, кайбер фотографлар тәкъдим иткән очсыз бәягә кызыгып, сыйфатсыз фотосурәтләр ала.
- Яхшы кадр килеп чыксын өчен, фотограф тырышырга тиешме, әллә барысы да сурәткә төшүчедән торамы?
- Әлбәттә, фотограф тырышырга тиеш! Бу тагын: «Фотоаппарат алдым да, фотограф булдым!» - дигән фикергә каршы килә. Дөньякүләм танылган Австралия фотографы Джери Гионис әйткәнчә: «Мускулларыңны үстерү өчен, спортзалга килеп, тренажерларга карап тору гына җитми. Аларда шөгыльләнергә кирәк!» Чын профессионал булыр өчен, күп гыйлем, практика тупларга кирәк.
- «Мин фотогеничный түгел!» - дип әйтәбез бит әле. Менә шундый «фотогеничный булмаган» кешеләрне кадрда ничек матур итеп күрсәтергә?
- Кеше Аллаһы Тәгалә тарафыннан камил итеп яратылган. Ул иң матур, иң гүзәл зат. Һәркемдә дә башкаларда булмаган аерым, кабатланмас сыйфатлар бар. Шул сыйфатларны таба белү мөһим. Менә берничә зур планлы портретны төшергәндә кечкенә генә техник серләр: йөзләре озынча булган кешеләргә иякләрен өскәрәк күтәреп төшәргә; йөзләре киң булган кешеләргә бераз профиль якка борылырга киңәш ителә h.б.
- Фотограф һөнәрендә техник төгәллек яки эшкә иҗади карау өстенрәкме?
- Бу ике нәрсә бертигез күләмдә булырга тиеш. Техник яктан профессиональ булу өчен, күп гыйлем алырга, күп практика үтәргә кирәк. Ләкин фотограф яхшы фантазиягә дә ия булырга тиеш. Шул фантазияне тормышка ашыру өчен, техниканы да эшкә жигәргә туры килә.
- Язучы, илһамы килмәсә, кулына каләм ала алмый. Сездә дә «иҗади сусау», «илһам» дигән төшенчәләр бармы?
- Фотограф һөнәрендә илһамсыз беркая да китеп булмый. Нәкъ менә илһам килгәндә, канатланып, йокысыз төннәр үткәрсәң дә, нәтиҗәдә иң матур эшләр килеп чыга. Иҗади сусау да юк нәрсә түгел. Кайвакытта фантазияң бик киң дип тоелса да, аның да ахыры була икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading