16+

Дүрт яшьтә дә, сиксән алтыда да китап укыйлар

Балалар язучысы Йолдыз Шәрапова шигырь укый, Балтач егете, дүрт яшьлек Ирек Шәфыйковның күзләре ут яна, йөзендә кояш, аның һәр чәч бөртегендә шатлык нуры иде бугай. Язучы белән укучының очрашып, бер-берсен аңлаган мизгелләре шушы буладыр инде ул. Йолдыз Шәрапованың һәр шигыре балачакның үзеннән алынганга, һәр бала шигырь эченнән йә үзен, йә...

Дүрт яшьтә дә, сиксән алтыда да китап укыйлар

Балалар язучысы Йолдыз Шәрапова шигырь укый, Балтач егете, дүрт яшьлек Ирек Шәфыйковның күзләре ут яна, йөзендә кояш, аның һәр чәч бөртегендә шатлык нуры иде бугай. Язучы белән укучының очрашып, бер-берсен аңлаган мизгелләре шушы буладыр инде ул. Йолдыз Шәрапованың һәр шигыре балачакның үзеннән алынганга, һәр бала шигырь эченнән йә үзен, йә...

Балалар язучысы Йолдыз Шәрапова шигырь укый, Балтач егете, дүрт яшьлек Ирек Шәфыйковның күзләре ут яна, йөзендә кояш, аның һәр чәч бөртегендә шатлык нуры иде бугай. Язучы белән укучының очрашып, бер-берсен аңлаган мизгелләре шушы буладыр инде ул. Йолдыз Шәрапованың һәр шигыре балачакның үзеннән алынганга, һәр бала шигырь эченнән йә үзен, йә апасын, яки энесен танып ала. Яза белеп язучысы булса, укучысы табыла шул, дип нәтиҗә ясап куясың. Ә менә Балтач авылара үзәк китапханәсе мөдире Резеда Зарипова: «Китап эзләп килгән кешене көтеп кенә утырсаң, китапханә ишеге сирәк ачылыр иде», - дигән фикердә. Балтачтагы үзәк китапханәдә, авыллардагы филиалларда ел буена нинди генә кичәләр, очрашулар оештырылмый. Китапханәченең эше килограммнарда, акча берәмлегендә дә үлчәнми, көндәлеккә, дәфтәр битләренә куелган билгеләрдә дә күренми. Аның хезмәте - кеше күңеленә салынган матурлык, яхшылык, эчкерсезлек орлыклары: ул кешеләрне фикерләргә, уйланырга, тоемларга, нәтиҗә ясарга өйрәтә.
Китапханә ишеген ачып кергәч тә, кеше үзгәрә дә китә дисәм, беркем дә инкарь итмәс. Китап йортының мохите дә башка, рәт-рәт китаплардан стеналарга да сихри көч, хис күчә, ахрысы. Балтач җирлегендә иң яшь китап укучы исемен алган Ирек Шәфыйковны гына күр син. Сүзнең кадерен бүгеннән үк аңлый ул. Монда, бу малай китап укыймы икәнни, дип баш ватып торасы юк, җавап күзләрендә. Иң өлкән китап укучы буларак бүләкләнгән 86 яшьлек Роза Галиева да гомер буе китаптан аерылмаган. «Китап белән укучыны кавыштыручы кеше - китапханәче», - дигән фикердә ул. Инде менә, сирәк кенә булса да, укучылар янына, язучылар үзләре дә килсә, бәйрәм була икән ул. Йолдыз Шәрапова, Рифат Сәлах Балтач китапханәчеләренә, китап сөючеләренә чын мәгънәсендә бәйрәм ясадылар. Уйнаучысы, җырлаучысы, сөйләүчесе дә кунаклар үзләре булды. Синең үзеңне таныганда, иҗатыңны белгәндә сөйлисе дә, җырлыйсы да килеп кенә торадыр ул. Җирле шагыйрәләр Фәридә Шакирова, Ирина Кузьмина, Мәгъмүрә Хөрмәтуллиналар үзләре дә кунакларга атап шигырьләр язып килгәннәр. «Китапханәчеләребез безгә картаерга да, югалырга да ирек бирмиләр», - ди Фәридә Шакирова. Район китапханәчеләре арасында республика бәйгеләрендә катнашып, призлы урын алучылар да бик күп. «Иң гадел, төгәл, ярдәмчел кешеләр - китапханәчеләр», - дигән фикердә Балтач районы мәдәният бүлеге җитәкчесе хезмәтен башкаручы Рәзинә Сәлахетдинова. - Нинди генә эшне тапшырсаң да, намус белән башкарып чыгасыларына шик юк».
«Якын кардәшеңне бозык кешеләрдән саклаган кебек, китапларны да тиешле булмаган кешеләрдән сакла», - дигән Ризаэддин Фәхреддин. Китаплардагы алтынга тиң уй-фикерләр халыкка барып җитсен дисәк, аның китапханәчеләре дә алтынга тиң булырга тиештер. Башкача булса, киштә-киштә китаплар җансыз мал булып ятарлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading