16+

«Дулкыннар» күңелне кузгатты

Узган шимбәдә Казан «Дулкыннар» ташкыны астында калды. Юк, бернинди дә су басу булмады. Җыр-моң, нәфис сүз «дулкын»ы иде ул.

«Дулкыннар» күңелне кузгатты

Узган шимбәдә Казан «Дулкыннар» ташкыны астында калды. Юк, бернинди дә су басу булмады. Җыр-моң, нәфис сүз «дулкын»ы иде ул.

2006 елдан бирле уздырылып килгән республика күләмендәге «Дулкыннар» бәйгесенең быелгысы узган Тарихи-мәдәни мирас елына багышланган иде. Жюри тарафыннан уңай бәяләнүчеләр үз талантларының җимешен Гала-концертта тәкъдим иттеләр.
Моңарчы Г.Тукай, М.Җәлил, Г.Зәйнашева, Ф.Яруллин, С.Сәйдәшев, Н.Җиһанов һәм М.Мозаффаров кебек шәхесләргә багышлап үткәрелгән бәйгенең быел ни өчен гомуми атама алуы белән кызыксындык. «Мәртәбәле шәхесләребез дә бетмәде, аларның юбилейлары да булып тора. Тик быелгы конкурсны тарихи-мәдәни мирасыбызга, халык авыз иҗаты җәүһәрләренә багышларга ниятләдек. Халкыбызның борынгы уен коралларын да күрергә теләгән идек, кызганыч, алар булмады. Киләсе елга бәйгене яңадан милләтебезнең берәр асыл шәхесенә багышларбыз, мөгаен», - дип ачыклык кертте әлеге чараны оештыручы «Идел» яшьләр үзәгенең директор вазифаларын башкаручы Ләйсән Төхфәтуллина.
Балалар һәм яшүсмерләр тагын рәсем, нәфис сүз, вокал, оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр номинацияләрендә көч сынаштылар. Җиңүчеләргә исә бүләкләр һәм Мактау грамоталары тапшырылды. Балаларны сөендерергә күп кирәкмени! Әнә Аксубайдан килгән Зөлфия Нурхәмәтова да конкурстан бик канәгать калуын белдерде. Ул рәсем номинациясе буенча беренче урынга лаек булды. «Бәйге бик ошады, татар халкы тарихы белән таныштык. Тагын катнашу теләге белән кайтып китәбез», - дип шатлыгы белән уртаклашты кыз.
Иң зур бүләк - Гран-при исә җырчы кыз Сәйдә Мөхәммәтҗановага (Казан) тапшырылды. Конкурста Тәтеш һәм Казан укучыларының аеруча актив катнашуын да әйтеп китәргә кирәк. Гомумән, кем һәм кайдан гына булса да, VIII «Дулкыннар» конкурсы берәүне дә битараф калдырмагандыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading