16+

Дәвалаучы табиб хәл итә

Хәзер авыртуны баса торган көчле даруларны алу күпкә җиңеләя. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы психотроп һәм наркотик буларак кулланыла торган препаратларны дәвалаучы табибларга язарга рөхсәт бирде. Моңа кадәр көчле тәэсир итә торган мондый даруларны поликлиниканың яки хастаханәнең комиссиясе генә билгели ала иде.

Моның өчен исә шактый вакыт кирәк. Ә җитди авырудан сызланып ятучыларга һәр мизгел дә кадерле бит. Өстәвенә даруларны билгели торган комиссияне ял көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә тоту да җиңелләрдән түгел. Яңа кагыйдәләр буенча, хәзер көчле тәэсир итә торган дару препаратларын дәвалаучы табиблар да, ягъни участок терапевтлары, педиатрлар һәм белгеч-табиблар да билгели ала. Моның өчен һәрбер медицина учреждениесендә табибларның дарулар язып бирү тәртибен раслаган документ булырга тиеш. Карар шулай ук рецепт яза торган бланкларның электрон формасын да кертә. Әмма көчле даруларны дәвалаучы табиблар бирә башлагач, аларны бик тиз арада, берничә сәгать эчендә генә алып булачак дип уйлау дөрес үк түгел. Аның да үз кагыйдәләре бар. Шуңа күрә бу процесс та көне буена сузылырга мөмкин, дип кисәтә экспертлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading