16+

Егетләребезгә аерым игътибар бирү сорала

30 август – Республика һәм шәһәр көненә Казанда колачлы мәдәни һәм спорт программасы әзерләнде.

Егетләребезгә аерым игътибар бирү сорала

30 август – Республика һәм шәһәр көненә Казанда колачлы мәдәни һәм спорт программасы әзерләнде.

30 августта, Республика һәм Казан шәһәре көнендә, махсус хәрби операция ветераннарына, хәрбиләрнең, бигрәк тә һәлак булганнарның гаилә әгъзаларына аерым игътибар бирергә кирәк. Төбәкнең төп бәйрәмендә алар республика ярдәмен тоярга тиеш. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында шимбә киңәшмәсендә белдерде.

«Бәйрәмгә әзерлек кысаларында Муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре, Мәдәният министрлыгы һәм җәлеп ителгән башка министрлыкларга безнең ветераннарга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга аерым игътибар бирү сорала. Аларның гаиләләре турында онытмаска кирәк», - диде ул.
Шулай ук республика җитәкчесе бәйрәм чараларын иң югары дәрәҗәдә оештырырга өндәде һәм барлык иминлек таләпләрен төгәл үтәүне таләп итте.

– Авгус аеның икенче яртысы традицион рәвештә Республика һәм шәһәр көненә әзерлек шаукымында уза. Мәдәни чаралар районнарда да һәм шәһәр үзәгендә дә оештырыла, – диде башкала мэры Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сагыйтова таныштырганча, бәйрәм Казан Ратушасында Мактау китабына кертелгән яңа почетлы гражданнарны котлау белән башлана. “Казанның мактаулы гражданы” исеме быел Россия вице-премьеры Марат Хөснуллинга һәм “Горводзеленхоз” тресты идарәчесе Роза Җаббаровага бирелде. 

Кремль яр буенда 10.00 сәгатьтә “Елмай” балалар паркы ачыла. Татарстандагы иң зур балалар паркы булачак ул. Россиядә 2024 ел – Гаилә елы шигарендә “Казан” гаилә үзәге каршында 10.30 сәгатьтә Татарстанның 45 яшь парының никахы теркәлә.

Шулай ук “Казан” гаилә үзәге каршында 13.00 сәгатьтә “Ике Кремль” мотофестивале була. Анда репер ST чыгыш ясый. Байкерлар колоннасы Кремль, Карл Маркс, Вишневский урамнары, Универсиада проспекты, Профсоюзлар урамы, Кремль дамбасы буенча узачак. 

Горький паркы спорт мәйданчыгын тәшкил итә. Биредә спорт мәктәпләре һәм спорт ветераннарының җиңел атлетика кроссы, шахмат турниры, баскетбол һәм мини-футбол ярышы, йога буенча ачык дәрес үткәрелә.

“Урам” экстрим-паркында 10.00-22.00 сәгатьләрдә Татарстанның Яшьләр эшләре буенча министрлыгы “Урам” фестивале оештыра. Анда спортның экстрим төрләре белән шөгыльләнүчеләр, заманча иҗат төркемнәре җыела.

– Казан Кремле буенда республиканың үзмәшгульләре ярминкәсе була. Азык-төлек, халык промыселы һәм сувенирлар ярминкәләре бәйрәм чаралары оештырылган башка мәйданнарда да була, – диде Гүзәл Сагыйтова.

Камал театры каршындагы мәйданга Татарстанның һәм Россия төбәкләреннән килгән гармунчылар “Уйнагыз, гармуннар!” фестиваленә җыела. Гармунчылар парадта Бауман урамы буенча уза, 1 Май мәйданына күтәрелә, ә Кремль яр буенда бәйрәм концерты куела. “Уйнагыз, гармуннар!” чарасыннан соң, 13.00 сәгатьтә Камал театры каршында “Безнең заман” эшләүче яшьләр фестиваленең гала-концерты башлана.

Кабан күле буенда 12.00-21.00 сәгатьләрдә “Милли кием” халык костюмнары фестивале була. Каюм Насыйри урамында 13.00 сәгатьтә “Казан сөлгесе” фестивалендә иҗат коллективлары чыгыш ясый.

“Казан” ипподромында 14.00 сәгатьтә ат чабышлары старт ала, концерт әзерләнгән. Игенчеләр сарае каршында “Казан көзе” опера фестивале үткәрелә.
“Казан” гаилә үзәге каршында 17.30-22.00 сәгатьләрдә зур бәйрәм концерты. Анда “Станция МИР”, Фәүзия, Дима Билан, “Братья Грим” коллективы да чыгыш ясый.

22.00 сәгатьтә Казансу өстендә салют бирелә.
Гүзәл Сагыйтова әйтүенчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре бәйрәм чараларына кунаклар итеп чакырылган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading