16+

Елмаймасаң, 300 сумлык итең үзеңә булсын! (ФОТОЛАР)

Казанның Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы чатында оештырылучы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә ит сатучы хатын зәһәр сүгенеп каршылады мине. - Сәүдә барышын фотога төшерәм, мин - корреспондент, - дим. - Төшермәгез мине! Ит сатучы хатын "Высокогорский район" дип язылган чатырының япмасын ук каплап куйды. Артистлар авыр кайгылы көннәрендә дә елмаеп сәхнәгә...

Елмаймасаң, 300 сумлык итең үзеңә булсын! (ФОТОЛАР)

Казанның Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы чатында оештырылучы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә ит сатучы хатын зәһәр сүгенеп каршылады мине. - Сәүдә барышын фотога төшерәм, мин - корреспондент, - дим. - Төшермәгез мине! Ит сатучы хатын "Высокогорский район" дип язылган чатырының япмасын ук каплап куйды. Артистлар авыр кайгылы көннәрендә дә елмаеп сәхнәгә...

Казанның Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы чатында оештырылучы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә ит сатучы хатын зәһәр сүгенеп каршылады мине.
- Сәүдә барышын фотога төшерәм, мин - корреспондент, - дим.
- Төшермәгез мине!

Ит сатучы хатын "Высокогорский район" дип язылган чатырының япмасын ук каплап куйды. Артистлар авыр кайгылы көннәрендә дә елмаеп сәхнәгә чыга. Ярминкә дә шул ук тормыш "сәхнәсе", ләбаса. Районнар вәкилләре, гадәттә, ачык йөз белән сәүдә итәләр. Бу кәефсез хатын, мөгаен дә, Биектау районыныкы түгелдер. Татар хатынының русчалатып, яман сүгенүен ишеткән әбиләр: "Абау, Ходаем!" - дип, читкәрәк китү ягын карадылар.

Кукмара районының Санчино авылыннан килгән Елезавета Кириллова елмаеп, бөтен базарны балкытып сәүдә итә, әнә.
- Васыйл Сафин фермерлык хуҗалыгында эшлим. Узган ел бәрәңге уңышы яхшы булды. Казанга берничә ел инде ярминкәләргә рәхәтләнеп киләбез, - дип, сату итәргә дә, миңа җавап кайтарырга да өлгерде Елезавета.
Мишәр егетләре дә кыздырып сәүдә итә. Буа районының Аксу авылыннан килгән абыйлы-энеле Илсур белән Илдар Йосыповлар гөрләтеп бәрәңге саталар. Яңа Чишмә районының Горшково авылыннан шулай ук абыйлы-энеле Айнур белән Илнур Госаметдиновларның өстәлләре төрле терлек итләреннән сыгылып тора.

- Егерме ат, өч йөз сарык астыйбыз. Ел саен дүрт мең каз үстерәбез. Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан ярдәм алдык, булышлык күрсәтәләр. Казларны халык күбесенчә Яңа елга кадәр сатып ала, аннан соң сорау нык кими. Казларны дәүләт предприятиеләре күпләп кабул итсен иде ул, - ди Айнур Госаметдинов.
Кайбыч районының Чүти авылыннан Сатирә белән Һидиәтулла Рәхмәтуллиннарның да әле, күз тимәсен, картаерга исәпләре юк.
- Терлекне гомер буе асрыйбыз. Өч ел элек егерме биш баш сыер алып, КФХ оештырдык, - ди Һидиәтулла.
- Юлга бензинга акчаны хөкүмәт бирә. "ГАЗель" машинабыз гына искерде, ватыла гына күрмәсә ярый инде. Ярминкәләргә йөрергә кирәк, сатып кайту безгә дә файда бит, - дип, күңеленнән догаларын да укып алды Сатирә ханым.

Май аена кадәр ягъни ярминкәләр тәмамланганчы түзсен инде машиналары, башкаларның да машиналары ватылмасын. Шәһәр халкы үзебезнең Татарстанда җитештерелгән продукцияне арзанрак бәяләрдән сатып алу мөмкинлегенә бик шат.


Ярминкәдәге бәяләр

(килограммнарда)

Сыер ите - 280-300 сум

Бәрәңге -15-18 сум

Кишер - 15 сум

Кәбестә - 16 сум

Суган - 23 сум

Бал (өч литры) - 1000-1200 сум

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading