16+

Эшче яшьләр арасында да талантлар җитәрлек

Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылган эшләүче яшьләрнең I Республикакүләм телевизион иҗат фестивале төгәлләнде. Анда 24 шәһәр һәм районнан 400дән артык егет һәм кыз катнашты. Яшьләргә фестивальнең исемен, эмблемасын уйлап табу да йөкләтелгән иде. Катнашучыларның эштән соң репетицияләрдә тырыша-тырыша әзерләнүләре бушка китмәде.

Алар совет чорында популяр булган берсеннән-берсе матуррак җыр-биюләрне сәхнәгә менгерделәр.
Фестивальнең Гран- приена «Түбән Кама нефтехим» ААҖ яшьләре ия булды. Аларга Президентның күчмә кубогы белән 100 мең сум акча тапшырылды. Алдан ук хәбәр ителгәнчә, Җидегән йолдызлыгындагы бер йолдыз аларның предприятиесе исеме белән аталачак. Беренче урынга Казанның «Сетевая компания»се белән «Зәй ГРЭСы» компанияләре, икенче урынга Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе һәм Әлмәт торба заводы лаек булды. Өченче урынны Яшел Үзәннең Серго исемендәге заводы белән Кукмарадагы А.Булатов исемендәге лицей яулады.
Җиңүчеләргә бүләкләрне Премьер-министр урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Сәгъдәтшин һәм башка рәсми затлар тапшырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading