16+

Җете кызыл тиз уңа!

Әгәр ун ел элек: «Сезне фотога төшерә алмыйм, телефоным өйдә калган», - дип әйтсәк, безгә сәерсенеп карарлар иде. Бүген исә чат саен фотохезмәтләр күрсәтәләр. Профессиональ фотоаппараттан башлап, телефон, андроид, планшет, айпад, айпод һ.б. бик күп фотога төшерү җайланмалары бар. Дусларыңның шәхси тормышын белер өчен, хәзер алар белән күзгә-күз карап аралашмасаң...

Җете кызыл тиз уңа!

Әгәр ун ел элек: «Сезне фотога төшерә алмыйм, телефоным өйдә калган», - дип әйтсәк, безгә сәерсенеп карарлар иде. Бүген исә чат саен фотохезмәтләр күрсәтәләр. Профессиональ фотоаппараттан башлап, телефон, андроид, планшет, айпад, айпод һ.б. бик күп фотога төшерү җайланмалары бар. Дусларыңның шәхси тормышын белер өчен, хәзер алар белән күзгә-күз карап аралашмасаң...

Әгәр ун ел элек: «Сезне фотога төшерә алмыйм, телефоным өйдә калган», - дип әйтсәк, безгә сәерсенеп карарлар иде. Бүген исә чат саен фотохезмәтләр күрсәтәләр. Профессиональ фотоаппараттан башлап, телефон, андроид, планшет, айпад, айпод һ.б. бик күп фотога төшерү җайланмалары бар.
Дусларыңның шәхси тормышын белер өчен, хәзер алар белән күзгә-күз карап аралашмасаң да була. «Вконтакте» битенә керәсең дә, кемнең кем белән йөргәнен, кемнеңдер җавапсыз мәхәббәт утында янганын, яңа күлмәк алганын, сәяхәткә барганын - барысын да социаль челтәрдәге фотосурәтләр аша белеп торасың.
Шул фотоларга карыйм да, бездә сурәткә төшерү культурасы бетте, дип көрсенәм. Фотосурәтләрдә, кем ничек тели - шулай маймыллана, ничек тели - шулай мактана. Вконтакте битендә егет белән кызның әллә нинди позаларга кереп кочаклашып, үбешеп төшүләргә ияләшеп беттек инде. Бер иптәшем ай саен егет алмаштыра, ай саен: «Син минем бердәнберем! Яратам сине!» - дип, үбешеп төшкән фотосын куя. Без үзара: «Монысы ничәнче бердәнберең инде?!» - дип көлешәбез.
Яңа күлмәк, машина, йорт, туй, бала табуларны ярыша-ярыша фотога төшереп, интернетка эләбез. Тугыз айлык корсагын чыгарып, сурәткә ярымшәрә килеш төшүчеләр дә аз түгел. Безнең әниләр, кеше күзе төшмәсен, күз тимәсен, дип, шәлләр, кофталар белән төреп йөргән эчне кемдер, мә, карагыз, минем нинди корсагым бар, дип, бар халыкка ачып салмаса, күңеле булмас идеме икән?! Балага күз тияр, авырый башлар дип уйлаучы да юк.
Корсак кына күренсә ярый әле, чибәркәйләр фотосурәткә бөтенләй шәрә төшә башлады. Татар эстрадасында «ню» стилендә фотога төшүне Алинә Бәширова әйдәп җибәрде дисәм, ялгышмамын. Халык, җырларын белмәсә дә, фотоларын әле дә «чәйни». Бәшированы хуплап, 14-15 яшьлек кызлар да, барлык матурлыкларын сурәткә төшереп, социаль челтәрләрне тутыра башлады. Кая киткән без татар кызларына хас тыйнаклык, әдәп-әхлак төшенчәләре? Әллә хәзер ботларыңны чыгарып күрсәтмәсәң, егетләр кызыкмыймы?!
Җете кызыл тиз уңа, диләр. Матурлыкны, байлыкны, дәрәҗәне - һәрнәрсәне мактанып, кеше күзе алдында болгый башласаң, аннан ни калыр?!.

Кайбер кешеләр фотограф һөнәренә җитди карамыйлар. Дөрес ракурс сайласаң, «кнопкага» гына басу авыр хезмәт сорамый, диләр. Сезнеңчә, фотосурәткә төшерү сәнгатьме ул?
Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА:
- Минемчә, фотога төшерү өчен кешедә сәләт булырга тиеш. Ракурсны күрә белү, яңа формалар, фото белән яшәү, дөньяны «кадр»ларда күрү... шулай булганда гына кешене «фотограф» дип атарга буладыр. Билгеле, һөнәргә өйрәнеп була. Шигырьне дә ритм-рифмаларын туры китереп язып куялар бит. Ләкин «чын фотограф» булу һәркемгә бирелми. Ә аларның хезмәте - чын сәнгать!
Ильяс ГИМАДОВ:
- Фотога төшерүне үзе бер сәнгать дип саныйм. Кнопкага басу бик авыр хезмәт булмаса да, дөрес ракурсны табу һәм күрә белү - кайбер кешеләргә генә бирелгән сәләт ул!
Энҗе ИБРАҺИМОВА:
- Чын сәнгатьнең дәрәҗәсе берничек тә, беркайчан да төшә алмый дип уйлыйм. Куллану арту сәбәпле, югары дәрәҗәдәге сәнгатькә булган кызыксыну, сорау кими, кыйммәте төшә, ләкин дәрәҗәсе төшмәде һәм төшмәячәк тә. Җәмгыятьнең зәвыгы, сыйфатка мөнәсәбәте үзгәрүе кешелек өчен аяныч булуы бар. Бер бөек шәхес: «Йә киләсе дәвер рухи булачак, йә ул бөтенләй дә булмаячак», - дигән бит. Кешенең ялкаулыгы вакыт машинасын «алга» этәрсә, безнең рух та, кыйммәтләр дә шул машинаның көпчәкләре астында калып юк булачак.
Ренат ӘМИРОВ:
- Бер яктан карасаң, фото ул - сәнгать, икенче яктан карасаң, юк... Шәхсән үзем, заман технологияләре алга киткән вакытта һәркем фотограф була ала, дип уйлыйм. Фотограф табигать биргән матурлыкны көзге кебек яктыртучы гына бит. Ләкин уйлап карасаң, кешеләрне сокландырырлык фотолар сирәк, менә бу очракта фото сәнгать була да инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading