16+

Этләрдә дә кеше язмышлары...

Мин әле мәчеләр дә кесерево сечение белән балалаганын белми идем. Баксаң, мәчеңнең тулгак ачысын киметергә яисә балалый алмый тилмергән дүрт аяклы дустыңның исән калуын теләсәң, ветеринар табибларга мөрәҗәгать итеп була икән. Безнең редакциянең күршесендә генә урнашкан ветеринария клиникасында мин андый мәче - Марияне күреп чыктым инде. Өч нәниен ярып алганнар...

Этләрдә дә кеше язмышлары...

Мин әле мәчеләр дә кесерево сечение белән балалаганын белми идем. Баксаң, мәчеңнең тулгак ачысын киметергә яисә балалый алмый тилмергән дүрт аяклы дустыңның исән калуын теләсәң, ветеринар табибларга мөрәҗәгать итеп була икән. Безнең редакциянең күршесендә генә урнашкан ветеринария клиникасында мин андый мәче - Марияне күреп чыктым инде. Өч нәниен ярып алганнар...

Мондагы стационарда әлегә дүрт мәче, бер көчек ята. Микки исемле пудель әнә хуҗасы кулыннан җайсыз сикереп төшкән дә умыртка баганасын имгәткән, хәзер арт тәпиләре хәрәкәтләнми. Мэйсон дигән мәче исә унынчы каттан егылып төшеп, ярты гәүдәсе бинтланган.
Быел гына 6 мең сумга сатып алган мопс токымлы эт хуҗасы Евгений исә ике ай ярымлык көчеге белән укол кадатырга килгән. Пешехонский сортлы сыр ашарга яратучы көчеккә аллергия чыккан икән. Бәләкәй бәбигә охшаган Жорикның бөтен бите шешенгән. Үзе, мин авыру дип тормый, этләшергә, шаянланырга сәбәп кенә эзли. Жорикка укол кадаган ветеринар: «Моннан соң бернинди сыр да, эремчек тә ярамый, суда пешкән солы, карабодай гына ашыйсың», - ди. Менә, Жорик, диетага да утыртып куйдылар үзеңне...
- Өйдә дүрт аяклы дус булудан да рәхәт нәрсә юк, - ди хуҗа кеше. - Кич өйгә кайтып керүгә, нәрсә генә эшләп бетерми ул синең белән. Өскә сикереп менә, колак эчләренә кадәр ялый, тешләп-тешләп ала. Бер кочак энергетика!.. Аннан идәнгә сикереп төшеп, койрыгын әле болай, әле тегеләй болгап, көн дәвамында өйрәнгән шөгыльләрен күрсәтергә тотына. Мопсларны тыныч этләр дигәннәр иде. Кая ул! Батарейкасы утырмый торган энергия чыганагы!
Клиникада эшләүче Ольга мине монда даими яшәүче хокукы алган Маруся исемле эт белән дә таныштырырга онытмады. Яшь ярымлык Маруся монда бер ел элек үк китерелгән булган икән. Тәпие имгәнгән этне кешеләр китереп киткән, операция акчасын түләгәннәр, әмма үзләренә яшәргә алмаганнар. Маруся шундук монда эшләүче кызларны яраттырган. Ул миңа да үз шөгыльләренең никадәр күп икәнен күрсәтеп китте. Махсус шөгыльләндерелгән эт диярсең - ят дисәң, ята, өстеңә атланып, тәпиләрен хуҗаларча иңеңә салырга да күп сорамый. Аны бервакыт үз йортлары белән яшәүчеләр алып караган, әмма анда Маша, бер тамчы ризык ашамыйча, «бойкот» оештырган. Чарасызлыктан, яңа хуҗа тиешле кешеләр этне кире китереп биргән.
- Шуннан бирле ул безнең клиниканың үз «кешесе», - ди Ольга. - Без аның белән һава суларга чыгабыз, ул монда килгән кешеләргә бәйләнеп йөри. Тыныч холыклы, йомшак, наз ярата торган эт.
Ольга белән аралашканда тагын шуларын да белдем әле мин: эт, мәчеләр тотучылар күп икән, әмма аларга акча кызганучылар юк түгел. Янәсе, бөтенесе дә табигый сайлап алынуга корыла. Вакцинацияне, авырып китсә, табибка килергә кирәген белмәүчеләр җитәрлек, ди. Ә дүрт аяклы дусларыбызга ел саен прививка, ел саен күренү кирәк икән. «Хайваннар алар күңел ачу чарасы, иптәш кенә түгел, алар әле кечкенә бала кебек карауга һәм игътибарга мохтаҗ», - диде Ольга, әңгәмәне йомгаклап. Шуңа да онытмаска кирәк: эт яисә мәче алдың икән, өеңә яңа туган сабый алып кайту белән бер. Пәп итү, сөеп утыру гына җитми, аңа акчаңны да жәлләмисең инде. Әнә мин чыгып китәр алдыннан бер ир өч яшьлек этен күтәреп килде. Эткә көненә ике тапкыр система куйдырырга йөри икән. Монда калдырыр хәлем юк, минем артык этем юк бит, диде ул...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading