16+

Татарстан Президенты яһүдләр җәмгыяте вәкилләре белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яһүдләр җәмгыяте вәкилләре белән очрашты. Очрашу барышында ул Татарстанда, яһүдләр җәмгыяте белән берлектә, күп кенә проектлар гамәлгә ашырылганын билгеләп узды. Президент, ел башында Мәскәүдә Яһүдләр һәм Толерантлык музейларында булганын искәртеп, экскурсия барышында аны Россиянең баш раввины Берл Лазар озатып йөргәнен әйтеп үтте.

Татарстан Президенты яһүдләр җәмгыяте вәкилләре белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яһүдләр җәмгыяте вәкилләре белән очрашты. Очрашу барышында ул Татарстанда, яһүдләр җәмгыяте белән берлектә, күп кенә проектлар гамәлгә ашырылганын билгеләп узды. Президент, ел башында Мәскәүдә Яһүдләр һәм Толерантлык музейларында булганын искәртеп, экскурсия барышында аны Россиянең баш раввины Берл Лазар озатып йөргәнен әйтеп үтте.

- Бу эчтәлеге ягыннан бай музей, андагы күп кенә әйберне үзебездә дә кабатлап булыр иде дип уйлыйм, - диде ул. Президент фикеренчә, милли-мәдәни һәм дини оешмалар җитәкчеләре белән мондый элемтәләр хакимият өчен Татарстанда яшәүче барлык халыкларның да мәнфәгатьләрен истә тотарга, җәмгыятьтә тынычлыкны сакларга булышлык итә. Бүген республикада, дәүләт, муниципалитетлар һәм бизнес ярдәмендә, этно-конфессиональ юнәлештәге программалар гамәлгә ашырыла, тел, мәдәният, гореф-гадәтләрне саклау буенча күп кенә чаралар уздырыла.

Татарстанның баш раввины Ицхак Горелик чарадан соң журналистларга билгеләп узганча, очрашуда күтәрелгән төп сорауларның берсе быел Казан Синагогасына 100 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасын уздыруга кагылышлы булган. Моннан 100 ел элек Казанда Синагога төзелгән. Совет чоры еллларында ул ябылып торган, 90 нчы елларда янә ачылган.

Яһүд милли-мәдәни автономиясе президенты Михаил Скоблионок исә, Казан Синагогасына 100 ел тулу уңаеннан, сентябрь аенда киңкүләм чаралар уздырылачагын әйтте. Аның сүзләренчә, Лимуд исемле бу чара төрле конфессия, төрле милләт кешеләренең җыелышып әңгәмә коруы, фикер алышуына, шулай ук концерт уздыруга корылган. Бу бәйрәм дөньяның 50 илендә үткәрелә. Россиядә ул Мәскәүдә, Сакнт-Петербургта гына уздырылган. Казанда ул беренче мәртәбә оештырыла. 3 сентябрьдә узачак төп тантанага Россия, БДБ илләреннән, чит илләрдән вәкилләр киләчәк. Барлыгы 300-500 кеше килүе көтелә. Михаил Скоблионок сүзләренчә, Лимуд кысаларында IV Халыкара яһүд музыкасы фестивале дә оештырылачак.

- Дүртенче мәртәбә үткәреләчәк бу фестиваль Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза, - дип, республика җитәкчесенең милләтара дустанә мөнәсәбәтләр үсешенә зур игътибар бирүенә басым ясады ул.

Раввин ассызыклаганча, республика җитәкчелеге ярдәме һәм игътибары нәтиҗәсендә, төрле милләт һәм дин вәкилләре татулыкта яши. Горелик:

- Казанның яһүдләр җәмгыяте алдында торган кискен мәсьәләләр буенча үтенечләрнең беркайчан кире кагылганы булмады, - дисә, Михаил Скоблионок, Татарстан Президенты тарафыннан яһүдләр җәмгыятенә мондый игътибар бирелү белән без Россия һәм чит илләр өчен дә үрнәк булып торабыз, дигән фикердә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading