16+

Эзләрсең – таба алмассың

Яңа елдан, ягъни 2013 елның 1 гыйнварыннан Мәскәүдә россиялеләрнең иң яраткан эчемлеге булган сыра киоскларда һәм ларекларда сатылмый башлаячак.

Эзләрсең – таба алмассың

Яңа елдан, ягъни 2013 елның 1 гыйнварыннан Мәскәүдә россиялеләрнең иң яраткан эчемлеге булган сыра киоскларда һәм ларекларда сатылмый башлаячак.

Мәскәүнең сәүдә һәм хезмәтләр департаменты башлыгы Алексей Немерюк хәбәр иткәнчә, алкоголь продукциясе әйләнешен көйләп торучы 171 нче федераль закон таләпләре буенча, яңа елның беренче көненнән сыра тулысынча алкоголь продукциясе санала башлаячак. Әлеге законның максаты - сыра сату күләмен киметү һәм аны яшүсмерләргә сатуны тыю.
Департамент мәгълүматларына караганда, Мәскәүдә барысы ун меңләп ларек исәпләнә. Аларның дүрт-биш меңе сыра сату белән генә шөгыльләнә. Бу ларек хуҗаларына яңа елдан сыра урынына куас, минераль су сатарга тәкъдим иткәннәр. Ә менә торак йортларда урнашкан кибетләрдә әлегә сыра сату тыелмый. Ни өчен дигәндә, стационар кибетләрнең туксан проценты нәкъ менә торак секторында урнашкан. Һәм керемнең кырык проценты алкогольгә туры килә икән. Әгәр дә аны ассортименттан алсалар, вак эшмәкәрләр бөлгенлеккә төшәчәк. Ә бөтенләй дә акчасыз калмас өчен, алар бәяләрне күтәрергә мәҗбүр булачак. Шуңа да әлегә шәһәр хакимияте халык күпләп йөри торган кибетләргә алкоголь сатуны тыймаска булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading