16+

Фашизмның милләте юк

22 сентябрь төнендә Казан үзәгендә, «Чурка», «Грязный татарин» сүзләрен кычкырып, КАИ доценты Рифат Шәриповны кыйнаганнар.

22 сентябрь төнендә Казан үзәгендә, «Чурка», «Грязный татарин» сүзләрен кычкырып, КАИ доценты Рифат Шәриповны кыйнаганнар.

Бу кичне Рифат һәм аның дусты Альберт башта Бауман урамында йөри, Макдоналдс кафесында утыра, аннан Профсоюз урамына чыга. «Шунда «Зажигалка» стриптиз клубы каршында өч егет үзара тарткалашып тора иде. Егетләрнең икесе Урта Азиялегә охшаган иде, мин янәшәләреннән үтеп, берничә метр ары киттем, дустым Рифат, алар янына җитәрәк, аяк киеменең шнуры сүтелеп, шуны бәйли калды. Шул мизгелдә «Зажигалка»дан өч егет атылып чыкты да, берсе миңа якынлаша башлады, икесе, тиз арада Рифатка ябырылып: «На тебе, чурка!» - дип, һөҗүм ясадылар, Рифат: «Я не чурка, я - татарин», - дигәч: «Грязный татарин», - дип, һөҗүмнәрен дәвам иттеләр. Барысы да бик тиз арада булды. Болар теге ике егет белән сөйләшеп торучының дуслары иде. Ул егетләрне дә тиз ара әвәләп алдылар да каршы яктагы джипка утырып тайдылар», - дип искә ала Альберт әлеге күңелсез төнне. Егетләр бу факт буенча полициягә мөрәҗәгать иткән, ә 1 октябрь көнне «Азатлык» татар яшьләре берлеге (ТЯБ) бу уңайдан «Фашизмга - юк!» шигаре астында Бауман урамында пикет оештырды.
«Татар булуы аркасында, Казан үзәгендә татарны кыйныйлар?! Барып җиттек... 2007 елда Санкт-Петербургта Дамирны үтерделәр, яңа гына үзебездә Рифатны кыйнадылар. Алга таба ни көтәргә? Киләсе корбан кем? Фашизмны туктатырга вакыт!» - дип, рус һәм татар телләрендә язылган шигарьләр бар иде аларның плакатларында.
«Нишләп Рифатны яклап, пикетка берүзегез генә чыктыгыз, нигә башка оешмалар да кушылмады?» - дигән сорауга: «Без эшебезне, сүздә генә калдырмыйча, гамәл белән дә күрсәтәбез. Әлеге очрак буенча хәзер кулыбыздан килгән гамәл - урам чарасы үткәрү», - ди «Азатлык» ТЯБе рәисе Наил Нәбиуллин. «Кыйнаучылар кемнәр иде соң?» - соравына исә: «Фашизмның милләте юк! Теләсә нинди фашизм күренеше РФ Җинаять Кодексының 208 нче маддәсе нигезендә җаваплылыкка тартылырга тиеш», - ди Наил.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading