16+

Фатирлар кыйммәтләнә

Яз җиттеме, гадәттә, торак базарында да җанлану сизелә. «Мир квартир» порталыннан алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда торак бәясе ел башыннан 8,3 процентка кадәр күтәрелгән. Март аенда Казанда бер квадрат метр торак уртача 65-66 мең сум тирәсе тора иде.

Фатирлар кыйммәтләнә

Яз җиттеме, гадәттә, торак базарында да җанлану сизелә. «Мир квартир» порталыннан алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда торак бәясе ел башыннан 8,3 процентка кадәр күтәрелгән. Март аенда Казанда бер квадрат метр торак уртача 65-66 мең сум тирәсе тора иде.

Риэлтор булып эшләүче Марат, күбесенчә арзан торакның кыйм­мәтләнүе күзәтелә, ди.
- Беренчел торакның квадрат метры 65-68 мең сум тирәсендә тирбәлсә, икенчел торак алганда, квадрат метрлар бәяне билгеләми. Монда хуҗа кеше куйган бәя, торакның урнашу урыны, төзелгән елы да мөһим роль уйный. Шуңа да, арзанлысын түгел, сыйфатлырагын, яхшырагын сайлыйлар. Нәтиҗәдә шунысы отышлы булып чыга. Фатир алганда еш кына алдалау очраклары була. Шуңа да милек агентлыклары тәкъдим иткән махсус хокук саклау хезмәтеннән файдалану, юристларга мөрәҗәгать итү кирәк. Бу хезмәтләр 30 мең сум тирәсе тора, - ди Марат.
Яз көне, гадәттәгечә, бәя арту күзәтелә, ә җәйгә торак базарында кабат торгынлык күзәтелер, мөгаен. Хәер, бер нәрсәне дә алдан фаразлап булмый. «2011 елда, бер ай эчендә, фатирлар 200-300 мең сумга кадәр күтәрелеп, барыбызны да шаккатырган иде. Шуңа да акчасы булган кеше, уйлап, вакытында дөрес карар кылсын», - ди риэлтор.

Милек агентлыгы хезмәткәрләре фатир алганда дәүләт тәкъдим итә торган ташламалы кредиттан файдаланып калырга да киңәш итә. Әлеге программа нигезендә, кредит процентларының бер өлешен дәүләт үз өстенә ала. Ташламалы ипотека 2016 елның азагына кадәр эшләр дип көтелә. Кайбер банкларда мондый ташламалы кредитның еллык ставкасы 12 проценттан артмый. Ташламалы ипотека программасында ана капиталы акчасын да беренчел кертем итеп файдаланырга була.
Сүз уңаеннан, быел Татарстанда социаль ипотека программасы буенча өч ай эчендә 44 йорт куллануга тапшырылган. Якын киләчәктә тагын 89 объектны сафка бастырырга ниятлиләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading