16+

Фатирын үзгәртеп коручылар чит илгә бармый

Мәскәүнең торак инспекциясе чиновниклары мәскәүлеләрнең фатирларына рөхсәт сорап тормастан бәреп керү хокукы өчен көрәшә. Бу аларга кешеләр фатирларны үзгәртеп кормасыннар өчен кирәк икән. Инде үз белдегең белән стенаны күчергәнеңне, аш бүлмәңне зурайтканыңны күреп алсалар, бетте... Инспекторлар судка мөрәҗәгать итеп, фатирны элеккеге хәленә кайтартачаклар. «Известия» газетасы язганча, «Мәскәүнең дәүләт торак инспекциясе...

Мәскәүнең торак инспекциясе чиновниклары мәскәүлеләрнең фатирларына рөхсәт сорап тормастан бәреп керү хокукы өчен көрәшә. Бу аларга кешеләр фатирларны үзгәртеп кормасыннар өчен кирәк икән. Инде үз белдегең белән стенаны күчергәнеңне, аш бүлмәңне зурайтканыңны күреп алсалар, бетте... Инспекторлар судка мөрәҗәгать итеп, фатирны элеккеге хәленә кайтартачаклар. «Известия» газетасы язганча, «Мәскәүнең дәүләт торак инспекциясе турындагы нигезләмә»не шундый ике пункт белән тулыландыру тәкъдим ителә.
Мәскәү торак инспекциясе июнь аенда фатирларында яңадан планлаштыру үткәреп, төрле үзгәртеп корулар башкарган кешеләрне чит илгә чыгармаска дигән тәкъдим керткән иде. Идея авторлары фикеренчә, фатирга үзгәрешләр кертеп, күршеләрнең тормыш-яшәешләрен куркыныч астына куючыларга карата бу мәҗбүри чара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading