16+

Фикърәт Табиев мәңге йөрәктә сакланыр (некролог)

Легендар шәхес - 1960-1979 елларда КПСС Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре Фикърәт Табиевның вафаты сәбәпле Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин, Илдар Халиков, Әсгать Сәфәров, Равил Әхмәтшин, Илсур Метшин, Наил Мәгъдиев, Айрат Метшин, Илдус Мостюков Табиевлар гаиләсенең кайгысын уртаклаша.

Фикърәт Табиев мәңге йөрәктә сакланыр (некролог)

Легендар шәхес - 1960-1979 елларда КПСС Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре Фикърәт Табиевның вафаты сәбәпле Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин, Илдар Халиков, Әсгать Сәфәров, Равил Әхмәтшин, Илсур Метшин, Наил Мәгъдиев, Айрат Метшин, Илдус Мостюков Табиевлар гаиләсенең кайгысын уртаклаша.

Татарстан җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. 3 июнь көнне 88нче яшендә партия һәм дәүләт эшлеклесе КПСС (1960-1979) Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре, СССРның Әфганстан Демократик Республикасында Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле, РСФСР Министрлар Советы Рәисе Фикърәт Әхмәтҗан улы Табиев вафат булды.
Фикърәт Әхмәтҗән улы 1928 елның 4 мартында Рязань өлкәсендәге Ермишь районы Әҗе авылында дөньяга килә. 1946-1951 елларда Казан дәүләт университетында белем ала. Тарих-филология факультетында укый, студент чакта ук актив егет Сталин стипендиясенә дә ия була. 1951 елда Казан дәүләт университетында укыта башлый. 1957 елдан бирле Фикърәт әфәнде партия эшендә була. 32 яшендә үк Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре итеп билгеләнә. Нәкъ менә ул җитәкчелек иткәндә, Татарстан авыл хуҗалыгы, нефть җитештерү тармагында алга киткән көчле төбәккә әйләнә. Түбән Кама шәһәренә нигез салына. Европада иң эре компаниеләрдән саналган «Нижнекамскнефтехим» нефть һәм химия комплексы, автомобильләр җитештерүче «КАМАЗ» оешмасы, Кама, Зәй гидроэлектростанцияләре оеша.
Г.Камал театры, Казан циркы төзелешендә дә Табиевның өлеше зур.
1979-1986 елларда - ул СССРның Әфганстан Демократик Республикасында Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле;
1986 елдан - РСФСР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары;
1989 елда СССР Югары Советы һәм ТАССР Югары советы депутаты итеп сайланган. Ул "Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен", "Октябрь революциясе", "Халыклар дуслыгы" орденнары һәм биш "Ленин ордены" белән бүләкләнгән.
Фикърәт Әхмәтҗән улы: "Авырлыклар онытыла, ә менә яхшылык онытылмый", - дияргә яраткан. Фикърәт Табиев турындагы якты истәлек мәңге йөрәкләрдә сакланыр, диелә некрологта.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading