16+

«Фин гриппы» килә, диме?!

«Тиздән көчле грипп киләчәк икән. Яңа грипп, ди, монысын «финныкы» дип атыйлар. Бик куркыныч, дип әйтәләр». Бу көннәрдә халык шул турыда сөйләшә башлады.

«Фин гриппы» килә, диме?!

«Тиздән көчле грипп киләчәк икән. Яңа грипп, ди, монысын «финныкы» дип атыйлар. Бик куркыныч, дип әйтәләр». Бу көннәрдә халык шул турыда сөйләшә башлады.

Чыннан да, Финляндиядә АH3N2 штаммлы яңа грипп ачыклаганнар. Анда берничә атнадан грипп эпидемиясе башланачак, дип фаразлыйлар. Яңа грипп төрен күбрәк финнар тикшергәнгә һәм ул, нигездә, Финляндиядә нык таралганга, аңа «фин гриппы» дип исем кушканнар. Табиблар әйтүенчә, ул АH1N1 штаммлы «дуңгыз гриппы»на караганда да көчлерәк. Әлеге грипп төре бик тиз үзгәрергә сәләтле. «Фин гриппы» беренче чиратта, иммунитетлары какшаган, хроник авырулары булганнарга йога. Икенчедән, яңа грипп 4 яшькәчә балалар өчен аеруча да куркыныч, чөнки аларда иммунитет әле барлыкка килмәгән була, дип кисәтә белгечләр.
Украинада да «фин» гриппы» белән авыручыларның артуы күзәтелә. Әмма Украина табиблары үзләре исә бу гриппның яңа төр грипп булуын кире кага. Алар әйтүенчә, АH3N2 штаммлы грипп биредә инде 2008 елда ук күзәтелгән һәм аннан куркырга кирәкми. Бүгенге көндә биредә кулланыла торган вакциналар әлеге төр гриппка каршы торучанлыкны да тәэмин итә, ди алар. Шулай да, аның пенсионерлар һәм 4 яшькәчә балалар өчен куркыныч булуын алар да кире какмый.
Бездә исә бүгенге көндә грипп эпидемиясе күзәтелмәсә дә, авыручылар саны көннән-көн арта. Россиянең баш санитар табибы Геннадий Онищенко да, февраль башында ук грипп белән авыручыларның саны бермә-бер артачак, дип кисәткән иде. Казанда да февраль башыннан гриппның таралуын фаразлыйлар. Шуңа күрә, табиблар грипп белән ике куллап көрәшергә чакыра: витаминнар эчегез, суган һәм сарымсак ашагыз, кеше күп җыела торган урыннарда йөрмәскә тырышыгыз. Авыруның беренче билгеләре күзәтелүгә үк, табибка мөрәҗәгать итү зарур.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading