16+

«Фобос-Грунт» океанга төште

«Кая килеп төшәр икән?» дип барысын да борчуга салган планетаара станциянең калдыклары, ниһаять, Җиргә кайтты.

«Фобос-Грунт» океанга төште

«Кая килеп төшәр икән?» дип барысын да борчуга салган планетаара станциянең калдыклары, ниһаять, Җиргә кайтты.

РФ Оборона министрлыгының һава-космик гаскәр оборонасы полковнигы Алексей Золотухин: «Фобос-Грунт» аппаратының калдыклары Тын океан акваториясенә төшәргә тиеш», - дип белдергән булган. Контроль чаралары мәгълүматларына караганда, ул Велингтон утравыннан 1250 километр ераклыкта көнбатышкарак барып төшкән имеш.
Соңрак Россиянең «Яңалыклар» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, станция калдыклары 310,7 градус көнчыгыш озынлык һәм 18,2 градус көньяк киңлек координаталары буенча Атлантик океанга, Бразилия ярларына якын җиргә төшә.
«Фобос-Грунт» - соңгы 15 ел эчендә Россиядә эшләнгән беренче автоматик планетаара станция. Ул Марска очып аны өйрәнергә һәм Фобос иярчененнән грунт үрнәкләре алып кайтырга тиеш иде. 2011 елның 9 ноябрендә Байконур очырган 13 тонналы станциянең кирәк моментта бер двигатель җайланмасы кабынмый һәм 5 миллиард сумга төшкән аппарат Марска очу траекториясенә күчә алмыйча акрынлап биеклеген югалта.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading