16+

Гаилә бәйрәме

Казанның Яңа Савин районындагы Җиңү паркында бүген балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Гаилә галиҗәнаплары» («Ее величество Семья») бәйрәме була.

Гаилә бәйрәме

Казанның Яңа Савин районындагы Җиңү паркында бүген балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Гаилә галиҗәнаплары» («Ее величество Семья») бәйрәме була.

Биредә ата-аналарга хокук, психология һәм медицина мәсьәләләренә кагылышлы консультацияләр оештырылачак, «Гаилә остаханәсе» эшләячәк. Һәр гаиләдә кул эшләре осталары булмый калмый. Остаханәдән яңа һөнәр дә үзләштереп кайтуың бар. Төрле яшьтәге балаларга бәйгеләрдә, викториналарда катнашу мөмкинлеге тудырыла. Нәниләр өчен уен мәйданчыклары әзерләнелә. Кыр «кухнясы» да китереләчәк. Бәйрәм Татарстан Иҗтимагый палатасы белән республиканың гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү буенча «Гаилә» мәгълүмат-методик үзәге тарафыннан үткәрелә. Аның максаты - гаиләнең абруен күтәрү, буыннан-буынга күчеп баручы гореф-гадәтләрне, традицияләрне һәм туганлык җепләрен саклау. Гаилә - дәүләтнең бер кисәкчеге. Гаилә дус-тату икән, димәк, ил дә куәтле.
Республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, Җиңү паркында «Гаилә галиҗәнаплары» бәйрәме 15.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр барачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading