16+

Гармуныннан яу кырында да аерылмый

Редакциядә эшләгән чорларда нинди генә күренекле шәхесләр белән очрашырга туры килмәгән дә кемнәр белән генә күрешелмәгән. Хәтер йомгагын сүтә башласаң, бихисап алар. Бервакыт үзенең 80 яшен тутырып килүче күренекле баянчы Фәйзи абый Садыйков янына киттем. Килеп керүгә үк: «Ничек минем янга киләсе иттегез, алайса, Рамил Курамшин белән социаль тәэминат бүлеге...

Гармуныннан яу кырында да аерылмый

Редакциядә эшләгән чорларда нинди генә күренекле шәхесләр белән очрашырга туры килмәгән дә кемнәр белән генә күрешелмәгән. Хәтер йомгагын сүтә башласаң, бихисап алар. Бервакыт үзенең 80 яшен тутырып килүче күренекле баянчы Фәйзи абый Садыйков янына киттем. Килеп керүгә үк: «Ничек минем янга киләсе иттегез, алайса, Рамил Курамшин белән социаль тәэминат бүлеге...

Ульяновск өлкәсенең Чынлы районындагы Кәшә авылында туып, биш яшеннән халык көйләрен сыздырып уйнаган Фәйзигә тормышның ачысын-төчесен күп татырга туры килә. Гармунчы үзенең яшьлектә калган тетрәндергеч моңсу хатирәләре белән дә уртаклашкан иде. Яу кырында да гармун аның аерылмас юлдашы була. Яшәү белән үлем арасында калган мизгелләре дә күп була очучы егетнең. (Ул хәрби училище тәмамлаган була.)
Бервакыт, хәрби бурычын үтәргә барган җиреннән, аның самолеты яна башлый. Фәйзи парашют белән сикерә. Самолет, янып, карурманга килеп төшә. Ике иптәше шунда һәлак була. Кулына компас белән карта тоткан килеш, кеше аяк басмаган кар өстеннән ул тимер юлга чыгарга азаплана. Аяк киемнәре тетелеп бетә. Соңгы чиктә ачлыктан хәлсезләнеп егыла. Бәхетенә, аны һавадан җирне күзәтүчеләр отряды табып ала һәм госпитальгә озата. Шуннан Фәйзи абыйның аяклары саусызланып кала.
Утны-суны кичкән очучы егет, сугыштан соң, филармониягә эшкә урнаша. Заманында Рәшит Ваһапов, Зифа Басыйрова һәм Усман Әлмиев кебек күренекле җырчылар белән элекке СССРны аркылыга-буйга айкап чыга. Фәйзи абый ике гармунны култык астына кыстырып та, берсеннән-берсе кечкенә гармуннарда да озын көйләр сыздыра торган була. Ул үз гомерендә җиде мең концертта катнашуын әйткән иде. Гармунчы аны сан өчен түгел, ә репертуарны кабатламас өчен теркәп бара.
Дөньялары авыр булса да, артист халкы юлда күңел ачып, шаяртып йөри белгән. Бервакыт кызлар аның сумкасына, матурлап төреп, чабата салып куялар.
Фәйзи абый яшьләрнең моңлы көйләр җырламавына да борчылуын белдергән иде. Үзе 60 яшенә кадәр филармониядә эшләп, бернинди мактаулы исем дә бирелмәгән аңа. Бүген дә шундый баянчыларның язмаларын радио-телевидениедән яңгыратсалар, яшь буынга үзе бер үрнәк булыр иде. Фәйзи абый татар сәнгате тарихына үзенең моңнарына уралып кереп калды.
Фәйзи Садыйков, хатынын җирләгәч, гомеренең соңгы көннәренә хәтле ялгызы, авыру килеш яшәде. Телефон аша хәлен белешкәнгә дә балаларча куана торган иде ул. 34 ел буе сәхнәдән төшмәгән, халык җәүһәрләрен тамашачыга җиткергән баянчыны бүген искә алучы бардырмы, юктырмы - төгәл әйтүе кыен. Үзем исә аны хәтердә яңартып, шундый күренекле шәхесебез барлыгын искә төшерүне кирәк санадым.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading