16+

Газ ягулыгына күчү программасында катнашсаң, чыгымнарның 30 процентка кадәр өлеше кире кайтарыла

Татарстанда бүген ун урында автомобильләргә газ тутыру компрессор станциясе (АГНКС) эшли. Россиядә транспорт чараларын газ ягулыгына күчерүнең 2023 елга кадәр исәпләнелгән программасы кысаларында, республикада әлеге станцияләрнең саны 2018 елга егерме бишкә җиткереләчәк.

Газ ягулыгына күчү программасында катнашсаң, чыгымнарның 30 процентка кадәр өлеше кире кайтарыла

Татарстанда бүген ун урында автомобильләргә газ тутыру компрессор станциясе (АГНКС) эшли. Россиядә транспорт чараларын газ ягулыгына күчерүнең 2023 елга кадәр исәпләнелгән программасы кысаларында, республикада әлеге станцияләрнең саны 2018 елга егерме бишкә җиткереләчәк.

«Газпром газомоторное топливо» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең Казан филиалы директоры Булат Газизуллин таныштырганча, газ станцияләре Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Мамадыш, Буа шәһәрләрендә һәм Шәмәрдән эшчеләр бистәсендә гамәлдә. Озакламыйча яңа АГНКС Яшел Үзән, Бөгелмә, Түбән Кама шәһәрләрендә ачылачак. Чаллыда бер станциядә үзгәртеп кору үткәрелә. Ел ахырына «Газпром» бренды исеме астында яңа станцияләр тагын Казанда һәм Алабуга, Лениногорск, Азнакай, Алексеевск районнарында эшли башлаячак. Казан, Чаллы, Әлмәт, Нурлат, Зәй шәһәрләрендә 2018 елда АГНКС төзү планлаштырылган.

- Республикада ике күчмә станция (ПАГЗ) эшли. Аларның берсе - Чаллыда, ә икенчесе - Яшел Үзәндә. Яшел Үзәндә пассажир автобуслары газга көйләнгән, автобус паркы әлеге күчмә станциядән файдалана. Европа илләрендә АГНКСлар механизмнары бездәгедән беркадәр аерыла. Хәзер автотуризм бик популяр. Европа илләреннән автотуристлар безгә сәяхәт кылырга уйласалар, борчылмасыннар. Татарстандагы АГНКСлар Европа үрнәгендә көйләнелгән транспорт чараларына да газ тутыра ала, - диде Булат Газизуллин.

Транспорт чараларын газга көйләү бәяләре беркадәр «йомшарган». Апрельдә җиңел автомобильләргә - 75 мең сум, ә йөк машиналарына 300-600 мең сум кирәк иде. Булат Газизуллин 25 майда Яшел Үзән шәһәрендә Кирпичная урамында төзелгән АГНКС белән таныштырганда, бәяләрдә юмартлык сизелде:
- Газга көйләү җиңел автомобильләргә - 70-100 мең сум, йөк машиналарына - 200-400 мең сум. Татарстанда газ ягулыгына күчү программасында катнашсаң, чыгымнарның 30 процентка кадәр өлеше кире кайтарыла. Моңа өстәп, 1,5 мең кубометр газ тутыру өчен ягулык картасы бүләк ителә, - диде ул.

Яшел Үзәннең югарыда телгә алынган АГНКС җитәкчесе Илназ Халиков сөйләгәнчә, җиңел автомобильләргә 80-100 литрлы, ә йөк машиналарына 123 литрлы баллоннар куела. Сиксән литрлы баллонга 20 кубометр газ сыя. Россиядә транспорт чараларына тутырыла торган газның 1 кубометры уртача унике сум.

- Ике ай элек Лада-ларгус автомобилен газ ягулыгына көйләттем, инде тугыз мең чакрым юл уздым. Двигатель әйбәт эшли. Егерме кубометр газ белән 252 километр ара узам, - ди машина йөртүче Александр Коршунов, канәгать булуын белдереп.
Автомобильне газ ягулыгына күчерү мәсьәләсендә Татарстанның Икътисад министрлыгыннан белешергә була. Телефон: 524-90-90, атнаның эш көннәрендә 9.00-17.00 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итәргә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading