Шушы көннәрдә "РариТЭК" компаниясенең җитештерү базасында "Газ ягулыгында эшләүче автомобильләргә хезмәт күрсәтү" темасына "түгәрәк өстәл" оештырылды.
РФ атказанган спорт мастеры Илгизәр Азат улы Мәрдиеев истәлегенә багышланган әлеге чараның Яр Чаллы хакиме кубогына магистраль автопоездлар йөртү буенча һөнәри осталык бәйгесе кысаларында узуы, аның әһәмиятен бермә-бер арттырды. Заманча технологияләр белән җиһазланган һәм югары квалификацияле белгечләр белән тәэмин ителгән "РариТЭК" компаниясе бүген җиңел, йөк һәм коммерция нигезендә эшләүче машиналарны табигый газга көйләүнең комплекслы системасын тәкъдим итә. Сүз дә юк, бүгенге катлаулы икътисадый-финанс чорында һәр предприятие ягулык-майлау материалларына чыгымнарны ничек тә киметү юлларын эзли. Бу нисбәттән, автомобильләр паркын газ-мотор ягулыгына күчерү - иң кулай чара. Чөнки ягулык буларак, метанның өстенлекләрен дәлилләп торасы юк. Беренчедән - очсыз, икенчедән - экологияне пычратмый, өченчедән - куркынычсыз.
Очрашуга чакырылган автотранспорт предприятиеләре җитәкчеләрен дә, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен дә, иң беренче чиратта, ТР Министрлар Кабинетында расланган карарның эчтәлеге кызыксындырды.
Әлеге карар нигезендә, Татарстан хөкүмәте газ баллоны җайланмасын сатып алуга һәм аны "РариТЭК" ның аттестацияләнгән сервис үзәгендә урнаштыруга тотылган чыгымнарның 30%ы күләмендә субсидия түли. Күләменә килгәндә, җиңел машиналарга - 27 мең, йөк машиналарына 76 мең сум кайтарыла. Өстәвенә, "Газпром газ ягулыгы" компаниясе һәр транспорт берәмлегенә 1500 куб метр газны бушлай салу хокукы бирүче ягулык картасы бүләк итә. Әлеге ягулык, 100 километрга 9 литрдан исәпләгәндә, 15 000 километр юлны бушлай үтү мөмкинлеген бирә. Менә дигән кызыксындыру чарасы!
Йомгаклап әйтсәк, "РариТЭК" та машинасын газ ягулыгына көйләгән автомобиль йөртүче 50 000 километр юл узганнан соң, 118 000 сумны янга калдыра. Гомумән, метанның бөтен яктан да кулай ягулык икәнен раслау өчен гап-гади чагыштыру да җитә. А-95 бензинының 1 литры - 35, ә метанның 1 куб метры 11,5 сум тора. Компания белгечләре боларның барысын да җентекләп аңлаттылар.
"Түгәрәк өстәл", чыннан да, җитәкчеләрне һәм баш белгечләрне генә түгел, журналистларны да кызыксындырырлык итеп оештырылган иде. Компаниянең җитештерү базасында дәвам иткән экскурсия аны тагын да тулыландырды. Сораулар да, тәкъдимнәр дә күп булды. Тик уртак фикер бердәй: автомобиль паркларын метан ягулыгына күчерү үзен бик тиз арада аклаячак.
shahrichalli.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар