16+

Гөмбәче язмалары: гөмбәне әзерли белмәү дә җитди фаҗига китереп чыгарырга мөмкин

Быелгы яңгырлы җәй азагының үзенчәлекле хикмәте – гөмбәләрнең күплегендә. Иренмичә җыеп, вакытында хасиятләп эшкәртеп кенә өлгер!

Гөмбәче язмалары: гөмбәне әзерли белмәү дә җитди фаҗига китереп чыгарырга мөмкин

Быелгы яңгырлы җәй азагының үзенчәлекле хикмәте – гөмбәләрнең күплегендә. Иренмичә җыеп, вакытында хасиятләп эшкәртеп кенә өлгер!

Кәрҗинеңне тотып, дымсу хуш исле урман ешлыгына атлап керүеңә, юмарт Табигать Анабыз безне кайгыртып, кадерләп үстереп, әзерләп алдыбызга тезеп куйган туклыклы, файдалы нигъмәтләрнең, шул исәптән, дистәләгән төрдәге ашарга яраклы гөмбәләрнең ниндие генә очрамый! Каенлыкта табыныбызда затлы деликатес саналучы симез ак гөмбәләр белән төз аяклы каен гөмбәләре, күзне иркәләп, “мине кисеп ал, кәрҗинеңә сал” дип, үзенә чакырып торалар. Ачык төсле башлыклар кигән ал гөмбәләр аяк асты тулып ята. Дерелдәвек яфраклы яшь усаклыкта кызыл эшләпәле көязбикәләр – усак гөмбәләре үз дәрәҗәләрен белеп, башларын югары тотып, масаешып утыралар.

Ылыслы урманда исә майлы гөмбәләр белән җирәнкәйләр парады. Катнаш урмандагы кояшлы аланлыкта бөрмә итәкле алтынсу сары күлмәкле әтәч гөмбәсенең ишле гаиләсе, безне ымсындырып, үзенә тартып тора. Бу хикмәтле гөмбәгә беркайчан да корт төшми, ялган игезәге дә юк. Шунлыктан курыкмыйча, рәхәтләнеп җыярга, җиңел генә әзерләп, кыздырып ашарга була. (Европа илләренең берсендәге онкодиспансерда сихәтле әтәч гөмбәсеннән ясалган дару белән хатын-кызларның күкрәк яман шешеннән уңышлы дәвалаулары турында укып, хәйран калган идем.)

Посадкага керсәң дә, буш кул белән чыкмыйсың. Уртасы иңеп кергән ап-ак түгәрәк тәлинкәләр рәвешендәге, тыгыз тәнле гөреҗдәләр, ярымай ясап, чирәмгә тезелешеп утырганнар. Алардан ерак түгел киң ябалдашлы карт тупыл агачлары тирәсендәге үләнлеккә сыек алсу төстәге йөнтәс гөмбәләр отряды яшеренгән. Череп ауган, картайган-янтайган, мүкләнгән агачларның кәүсәләренә исәпсез күпсанлы баллы гөмбәләр гаскәре сырышкан. Урман, посадка буйларына ашарга яраклылыгы шартлы булып саналучы итләч дуңгыз гөмбәләре тезелешкән.

Гөмбәләрнең агулы газларны үзләренә йотарга сәләтле булуы сәбәпле, шәһәрләр, трассалар, заводлар, ягулык салу станцияләре, терлекчелек фермалары, складлар янәшәсеннән җыю катгый рәвештә тыела. Картайганын, кортлаганын, үзең танымаганын кисеп алу, җыеп кайткач ук, технологиясен дөрес саклап, тиз арада эшкәртә, әзерли белмәү дә җитди фаҗига китереп чыгарырга мөмкин. Кызганычка күрә, ел саен гөмбә ашап агуланучылар, хәтта үлүчеләр бар икәнлеген истән чыгармыйк.

 Шәхсән үзем ел саен гөмбәгә барырга атлыгып торам. Аның белән сыйланудан бигрәк, гөмбә җыю мәрәкәсе күңелемне җилкендерә. Ниндидер эчке бер тоемлау ярдәм итәдерме, еллар дәвамында тупланган тәҗрибәме, урманга кергәч, гөмбәләрне ничектер бик тиз табып алам. Мактанып әйтүем түгел, юлдашларым ярты кәрҗинен тутырган арада, минеке өяләмә булып куя.

Майлы гөмбәне маринадлау

Кәрҗин тулы вак кына майлы гөмбәләрнең өстенә ябышкан чүпләреннән чистарткач, эшләпәсендәге элпәсен салдыргач, аякларын кыргач, кран астындагы суда әйбәтләп юып, тирән казанга салып кайнатып чыгарып, суын түгәм. Дуршлагка салып, кран астында бик яхшылап юам. Гомуми массаның өчтән бере кадәргесе кими.

Казанга пешекләп тутырылган гөмбәләр өстенә 2 л су салып, өяләмә 1 аш кашыгы тоз, каралмасыннар өчен 1 лимон суты сыгам. Талгын утта 40 минут кайнатып пешерәм. Әледән-әле күбеген җыеп торам. Гөмбәләр пешкәч, казанның төбенә төшә башлый, эшләпәләренең чите өскә таба кайтарыла. Аларны дуршлаг ярдәмендә саркытып, тирән кәстрүлгә тутырам. 7 л пешкән гөмбәгә тозлык ясап салу өчен, 2,5 л су, өяләмә 4 әр аш кашыгы тоз һәм 2 кашык шикәр комы, 3-4 данә лавр яфрагы, 5 данә канәфер, берәр бал кашыгы түгәрәк хуш исле һәм ачы борыч, укроп орлыгы, 1 баш сарымсак кирәк.

Кайнап чыккан тозлыкны гөмбәләр өстенә коеп, тагын унбиш минут кайнатам. Әзер булырга 5 минут кала, 1,5 аш кашыгы 70 %лы аш серкәсе эссенциясе өстим. Гөмбәләр кайнаган арада, ярты литрлы пыяла банкаларны содалы суда юып, микродулкынлы мич эчендә, ә борып ябыла торган капкачларын кечкенә кәстрүлдәге суда кайнатып стерильләштерәм. Гөмбәләрне банкаларга тутырып, өсләренә тозлыкны өстәп, капкачларны борып ябам. Салкын урынга саклауга куям. Мәшәкате күп булса да, кыш буе рәхәтләнеп ашарлык, күчтәнәчкә таратырлык шәп затлы ризык әзер! дип, сөенәбез.

Хәмидә Гарипова. Казан
Фото: ru.freepik.com

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading