Әмәт бистәсенең Маршал урамы. Кара-каршы торган ике катлы агач йортларда кеше яшидер дип уйламыйсың да. 3а йортының бер чаты янгыннан соң күмерләнеп калган, түбәсенең яртысы каерылган, торакның бер өлешенә калайлардан «ямау» салганнар, фатирларга уза торган җылылык торбалары чүпрәкләр белән кат-кат уратылган. Тәрәзә төбендә һава сулап утыручы авырлы яшь хатынны күреп,...
Гомер буе кайнар су юк
Щепоповлар яшәгән фатирга узабыз. Торак хуҗасы Варя йортның кайчан төзелгәнен төгәл генә хәтерләми дә.
- 1950 елларда салынган торак бугай. Гомер буе шушында яшибез инде. Кайнар су күргәнебез юк. Кайбер кешеләрнең бәдрәфләре дә эшләми. Биш еллап безгә яңа фатир вәгъдә итәләр. Күршем, өй туен көтә-көтә, теге дөньяга китеп барды, - ди.
Аш бүлмәсендә аяк басар урын да юк. Кечкенә генә бүлмәдә ашарга да пешерәләр, бер чатта кием-салым өелгән, савыт-саба да шунда. Гөлләр дә үсеп утыра. Дартс уенына кадәр бар.
- Берсендә ашарга пешергәндә, түшәмнән зур гына плитә кисәге өстебезгә ишелеп төште. Әле ярый зыян килмәде, - ди Варя әбинең оныгы.
Ике бүлмәле фатир. Коммуналь хезмәтләр өчен Щепоповлар 6800 сум түли. Су, ут өчен исәпләү җайланмалары искергән дип, гаиләгә коммуналь хезмәтләр фатирда теркәлгән кеше исәбеннән чыгып, аерым тарифлар буенча исәпләнелә. Шуңа да, күрәсең, кайнар су булмаса да, шактый акча түләргә туры килә. Җитмәсә, авария аркасында, салкын көннәрдә ике атна буе җылылык булмаган.
- Ике кат юрган астында кием белән калтыранып яттык. Йортта кечкенә балалар да бар бит. Урамда фатирдагыга караганда җылырак була иде. Кайчанга кадәр шулай тилмерербез икән? - дип зар елый Варя апа.
Йорт төрле яклап чатнаган, диварлардагы буяулар купкан, электр чыбыклары асылынып төшкән. Гадәттән тыш хәлләр идарәсеннән, янгын куркынычсызлыгын тикшерүчеләр килеп кисәтү эшләре үткәреп китә икән. Берсендә йорт яна башлаган. Ярый вакытында сүндерә алганнар.
Йорт инде хәтта бер якка авышкан да. Шуның аркасында тәрәзәләр дә кыйшайган, ишекләр дә ябылмый интектерә.
«Оныттылар безне»
Каршыдагы нәкъ шундый проект белән салынган 3нче йорт та мактанырлык түгел.
Кечкенә кызлары белән һава суларга чыккан Фәсәховлар:
- Яңа ел алдыннан һәрчак, яңа торакка күченәчәксез, дип вәгъдә итәләр. Документлар җыйдырталар - нәтиҗә генә юк. Хәллерәкләр күченеп китте. Мондагы фатирларын кешегә вакытлыча биреп, акча эшлиләр. Хәзер күршебездә җыен исерек. Куркыта, әлбәттә. Тикшерүче, тәртип урнаштыручы да юк. Оныттылар безне, - диләр.
Казан башкарма комитетының карары нигезендә (№11567), Маршал урамындагы 3, 3а йортлары 2009 елда ук авария хәлендә дип табылган һәм әлеге торакларны җимерергә дип хәл ителгән; авария хәлендәге йортта яшәүчеләр башка торакларга күчерелергә тиеш булган. Тик үзгәреш кенә юк.
Бу сорау белән Казан шәһәре мэриясенә дә мөрәҗәгать иттек.
- Маршал урамындагы 3, 3а йортларына килсәк, анда яшәүчеләрне фатир белән тәэмин итү максатыннан, аукцион уздырылды. Нәтиҗәдә Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт Торак фонды җиңүче дип танылды. Хәзерге вакытта, аукционда җиңүчедән фатирлар көтәбез. Контракт нигезендә, бу процедура 1 июньгә кадәр төгәлләнергә тиеш. Маршал урамының авария хәлендәге 3, 3а йортларында яшәүчеләрне 1 сентябрьгә кадәр яңа торакларга күчерү ниятләнелә, - дип җавап бирде «ШК»га Казан мэриясе матбугат үзәге хезмәткәре Ринат Ширманов.
Дәүләт Советы матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 2017 елның 1 сентябренә кадәр авария хәлендәге тораклардан 749 кешене яңа фатирларга күчерергә җыеналар. Быел бу максатларда 65 йорт төзелә.
2012-2013 елларда республикада гомуми мәйданы 71,6 мең квадрат метр булган 312 авария хәлендәге күп фатирлы йортларда яшәүчеләрне күчергәннәр иде. Биш меңнән артык кеше яңа тораклы булды. 2015 елда исә «Авария хәлендәге тораклардан күчерү» программасы буенча 10 784 кешегә фатир ачкычлары тапшырылды. Әлеге программаны 2019 елга кадәр озайту фикере яңгыраса да, 11 мартта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кешеләрне яңа торакларга күчерү процессын 2017 елның сентябренә төгәлләргә кушкан. Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрнең 80 проценттан артыграгы белән яңа торакларга күченү турында килешүләр инде төзелгән. Кайберләренең иске фатирларыннан күченәсе килми, бу - программаның тулы көченә башкарылуына каршылыклар тудыра.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар