16+

Гозерең булса, интернетка кер

Бүген казанлылар uslugi.tatarstan.ru дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталы аша 86 электрон сервистан һәм хезмәт күрсәтүдән файдалана ала.

Гозерең булса, интернетка кер

Бүген казанлылар uslugi.tatarstan.ru дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталы аша 86 электрон сервистан һәм хезмәт күрсәтүдән файдалана ала.

Татарстан Президенты башлангычында кулланышка кертелгән «Электрон Хөкүмәт» проекты Россия күләмендә үрнәк мисалга әверелде. Республика Президентының «Татарстан Республикасында документларның электрон әйләнешенең бердәм ведомствоара челтәре турында»гы Указы нигезендә Казан да 2011 елдан бердәм электрон челтәргә керде.
Мэриядә узган киңәшмәдә шәһәр башкарма комитетының мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе җитәкчесе Виталий Уткин әйткәнчә, инде узган елда ук казанлылар электрон челтәрләрнең 16 төр хезмәтен актив кулланган. Болар: балалар бакчасына чиратка басу; ЗАГСка гариза бирү; коммуналь, элемтә, сигнализация хезмәтләренә һәм социаль ипотекага түләүләр. Быелның 23 гыйнварыннан күп балалы гаиләләр дә җир кишәрлеге алу өчен гаризаны uslugi.tatarstan.ru порталы аша җибәрергә мөмкиннәр. Шулай ук: торакка чиратка басу; шәхси торак төзелеше өчен җир кишәрлеге бирелүгә рөхсәт алу; төзелешкә, реконструкциягә, капиталь ремонт үткәрүгә һәм капиталь төзелеш объектларын файдалануга тапшыруга, реклама корылмалары урнаштыруга, торак планировкасын үзгәртүгә, торак бинаны торак булмаганга әйләндерүгә (һәм киресенчә) рөхсәт алу; муниципаль карамактагы күчемсез милек биналары турында мәгълүмат тапшыру быелдан башлап электрон хезмәт күрсәтүләр исемлегенә кертелде.
Казанның Мәскәү районында сынау тәртибендә «Открытая Казань» https://open.kzn.ru/ порталы гамәлгә куелды. Мәскәү районында яшәүчеләр әлеге портал аша үзләренең йортларындагы, фатирларындагы һәм ишегалларындагы ватылулар турында торак-коммуналь хуҗалык хезмәтенә гозер (заявка) тапшыра алалар. Мәскәү районыннан 1495 мөрәҗәгать кергән инде. Тәҗрибә уңышлы чыкса, «Открытая Казань» порталына башкаланың калган районнары да тоташтырылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading