16+

Гүзәл затларга ышаныч зуррак

Татарстанда хатын-кызлар инде машина «дилбегәсен» дә үз кулларына ала бара.

Гүзәл затларга ышаныч зуррак

Татарстанда хатын-кызлар инде машина «дилбегәсен» дә үз кулларына ала бара.

Республика буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов: «Әле кайчан гына хатын-кызларның машина һәм трактор йөртүе сирәк күренеш иде. Быел автомобиль йөртү таныклыгына укучыларның 52 процентын гүзәл затлар тәшкил итә. Мин хатын-кызларның руль артына утыруларына каршы түгел, чөнки аларның күбесе кагыйдәләрне төгәл үти. Һәр 100 автоһәлакәтнең 22се генә хатын-кызлар өлешенә туры килә», - диде «Автоледи» республикакүләм конкурсында.
Тәүге бәйге 1998 елда Чаллы шәһәрендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап оештырылган булган.
- «Автоледи» конкурсы 1999 елдан башлап Казанда инде республикакүләм үткәрелә. Сайлап алу ярышлары шәһәрләрдә һәм районнарда да уздырылганлыктан бу чараның юл хәрәкәте иминлеген яхшыртуга уңай йогынтысы зур. Казандагы «Автоледи» конкурсы халыкара дәрәҗәгә күтәрелер әле, - дип, фикерләре белән уртаклашты полиция полковнигы Рифкать Миңнеханов.
Казаннан Динә Гөбәшева, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тирәнтен белүен һәм автомобильне оста йөртүен дәлилләп, беренче урынны яулады. Регина Юсупова (Казан) - икенче һәм Надежда Кнурова (Әлмәт) өченче урынны алдылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading