16+

Хакимият, җылы бирдек, ә халык, туңабыз, ди

Казанда җылыту чоры рәсми рәвештә 26 сентябрьдән башланды. Әмма йортларга җылылык гамәлдә түгел, ә сүздә генә килә шикелле.

Хакимият, җылы бирдек, ә халык, туңабыз, ди

Казанда җылыту чоры рәсми рәвештә 26 сентябрьдән башланды. Әмма йортларга җылылык гамәлдә түгел, ә сүздә генә килә шикелле.

Шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә хисап биргәнчә, торак йортларның 85 процентына җылылык җибәрелгән. Бу сан ТСЖ һәм ЖСК карамагындагы күпкатлы йортларда - 41, ә ведомстволар йортларында 47 процентны гына тәшкил итә.
«Казанда сентябрьдә һава температурасы уртача 12 градус җылылыктан түбән төшмәде. Ләкин җылылык норматив сроклардан иртәрәк тә бирелә башлады», - диде Искәндәр Гыйниятуллин. Ведомство котельныйларыннан җылытылучы 2 балалар бакчасына һәм 3 мәктәпкә 1 октябрьдә җылылык тоташтырылачак, диелде әлеге киңәшмәдә. Көньяк-сәнәгать җылылык үткәргеченә ялганган 8 йорт җылылыктан мәхрүм. Анда үткәргечтәге кимчелекләрне бетерү чаралары күрелә. Адоратский урамындагы ике йортта яшәүчеләр дә, төзекләндерү эшләре бару сәбәпле, салкын «чыныгу» алды. Кайбер торак милекчеләре ширкәтләрендә (ТСЖ), торак-төзелеш кооперативларында (ЖСК) һәм ведомство котельныйларында оештыру мәсьәләләре һаман да хәл ителмәгән. Димәк, алар карамагындагы йортларда салкын дигән сүз. Казанның төрле районнарында яшәүчеләрнең, бездә җылылык юк, дип әйтүләре дә «85 процент җылылык җибәрелүгә» шик уята.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин: «Җылылык җибәрү - үтә дә катлаулы технологик эш. Йортка тоташтырылып та, җылылык аерым бер фатирга килеп җитмәскә мөмкин. «Кайнар элемтә»гә кергән һәр мөрәҗәгать вакытында тикшерелсен. Шәһәрнең җылылык хуҗалыгы югары әзерлектә булуы нәтиҗәсендә, социаль учреждениеләрдә җылыту чоры вакытыннан алда башланды», - диде.
Шәһәр хакимиятендә, «җылылык җибәрү яхшы бара», дип белдерәләр, ә халык, «туңабыз», ди. Менә шундый табышмак!
Җылылык җибәрелү мәсьәләсендәге сораулар өчен телефоннар: шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык комитеты - 292-21-02; 292-61-37, Казанның торак инспекциясе - 555-69-01.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading