16+

«Хата» тапкан юристларга 100 мең премия бирелә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә, юристларга узган елдан башлап уртача йөз мең сум күләмендә премияләр бирелә.

«Хата» тапкан юристларга 100 мең премия бирелә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә, юристларга узган елдан башлап уртача йөз мең сум күләмендә премияләр бирелә.

Республика хөкүмәтенең 2015 елның 14 декабрендә кабул ителгән 943нче карары белән дә расланган бу.

Юрист булганың өчен генә акча китереп бирмиләр, әлбәттә. Казан Кремлендә "Татарстан Республикасында коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү" темасына киңәшмә-семинар булды.

- Россия Федерациясенең "Норматив хокукый актларына һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза турында"гы федераль закон таләп иткәнчә, норматив хокукый актлар коррупциягә каршы бәйсез экспертиза аша узсын өчен "Интернет" челтәренә урнаштырылырга тиеш. Шушы максаттан Татарстан хөкүмәтенең рәсми сайтының "Противодействие коррупции" бүлекчәсендә махсус сервис булдырылды,- диде Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Иван Гущин.

Ул кайбер муниципаль берәмлекләрнең үзләренең рәсми сайтларына норматив хокукый актлар проектларын үз вакытында урнаштырмауларын, кисәтеп үтте.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Кирилл Пономарев Иҗтимагый палатаның коррупциягә каршы көрәшүен әйтте, җәмәгатьчелекне дә ришвәтчелек кебек яман күренешләрне фаш итүдә активлыкка чакырды.

Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Максим Скурда сөйләгәнчә, юристлар үзләренең һөнәри гадәтләре буенча төрле хокукый норматив актларны өйрәнәләр һәм хаталар да табалар. Аларга моның өчен бер тиен дә түләнми. Хәзер исә, норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча республика конкурсында катнашып, акча да эшләргә була. Ләкин, конкурста катнашуның бер шарты бар: юрист бәйсез эксперт сыйфатында Россия Федерациясе Юстиция министрлыгында теркәлергә тиеш. Татарстанда дүрт юридик һәм 41 физик зат бәйсез эксперт булып теркәлгән. Республика конкурсына бәйсез экспертлардан быелның беренче кварталында ук унөч беркетмә кергән инде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading