16+

Хатлар яңгыр кебек ява

Статистика республикада кешеләрнең хөкүмәт органнарына мөрәҗәгатьләре елдан-ел артканлыгын күрсәтә. Узган елда гына да ТР Дәүләт Советына 17 меңләп хат килгән. Һәм бу хатларда күтәрелгән проблемаларның күбесе җирле хакимиятләр тарафыннан бернинди каршылыкларсыз хәл ителә ала икән. Кешеләрнең җирле үзидарәләрне узып иң югары хакимият органнарына мөрәҗәгать итүе нидән килеп чыга соң? Бу...

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең мөрәҗәгатендә: «Халык хөкүмәткә ышанырга тиеш. Кеше мөрәҗәгатенең хокукы барысыннан да өстен», - дигән иде. Шуңа да, В. Липужина бу мәсьәләнең аеруча җитди булуын ассызыклады.
Узган ел нәтиҗәләре буенча, кешеләрдән иң күп мөрәҗәгатьләр алынган район булып Биектау санала. Бу районнан Президентка гына да 209 мөрәҗәгать алынган. Район кешеләре хәл ителәсе төп проблемалар дип социаль мәсьәләләрне, торак-коммуналь хезмәтләргә түләү артуны һәм капиталь ремонтны аерып чыгаралар. Әлбәттә, бу мәсьәләләрнең барысы да иң югары органнарга хат язмыйча да, урыннарда хәл ителергә тиеш. Тик нигәдер алай килеп чыкмый. Әлеге хәл җирле хакимият идарәсендә ниндидер проблемалар барлыгын күрсәтеп тора.
В.Липужина: «Халыктан килгән мөрәҗәгатьләр санының артуын начарга гына юрарга кирәк түгел. Бер мөрәҗәгать тә булмаса, киресенчә, начар булыр иде. Ул очракта бу, халык хакимияткә ышанмый, дигән сүз. Иң мөһиме - халык ышанып мөрәҗәгать иткәч, аның ышанычын аклау. Ярдәм итә алмаган очракта, җитәкче кеше нәрсәдер вәгъдә итеп, кешеләрнең башын бутамасын иде», - дип, мәсьәләгә төрле яклап бәя бирде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading