16+

Хатын-кызларга пособие яңача түләнә

2013 елның 1 гыйнварыннан хатын-кызларга йөклелек һәм бала тудыру, шулай ук баланы 1,5 яшькә кадәр тәрбияләү буенча пособиеләр яңача түләнә башлады.

Хатын-кызларга пособие яңача түләнә

2013 елның 1 гыйнварыннан хатын-кызларга йөклелек һәм бала тудыру, шулай ук баланы 1,5 яшькә кадәр тәрбияләү буенча пособиеләр яңача түләнә башлады.

РФ Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе идарәчесе Рамил Гайзатуллинның хәбәр итүенчә, хатын-кызлар узган ел ахырына кадәр, декрет чоры һәм баланы 1,5 яшькә кадәр тәрбияләү өчен пособиенең ике вариантыннан отышлысын - йөклелек һәм бала тудыру буенча, шулай ук баланы 1,5 яшькә кадәр тәрбияләү өчен пособие исәпләгәндә, иминият очрагына кадәр булган ике календарь елның уртача хезмәт хакын яки иминият очрагына кадәр булган 12 айның уртача хезмәт хакын сайлый ала иде. Без моңа анализ да үткәргән идек. Декрет ялына чыгучы хатыннарның 60 проценттан күбрәге икенче, элек гамәлдә булган вариантны сайлаган. Әмма ел башыннан бу рәвешле түләү бетерелде. Ләкин әлеге үзгәрешләр, минемчә, хатын-кызларга хафаланырга урын калдырмый. Ни өчен дигәндә, элек уртача хезмәт хакын исәпләү өчен соңгы ике еллык хезмәт хакы 730га (ике елдагы календарь көннәр саны) бүленә иде. Яңа кагыйдәләр буенча, соңгы ике еллык хезмәт хакының суммасы эшләгән эш көннәре санына гына бүленә. Бу очракта хатын-кызның хезмәткә вакытлыча яраксызлык буенча «больничный»да булган көннәре, йөклелек һәм бала тудыру буенча (декрет ялы) бирелгән көннәр, баланы 1,5 яшькә кадәр тәрбияләү өчен бирелә торган отпуск исәпләнелми. Шулай ук хезмәткәрне Россия Федерациясе законы нигезендә хезмәт хакын тулысынча яки өлешчә саклап эштән азат иткән көннәр, бу чорга сакланган хезмәт хакына, Социаль иминият фондына 212 нче Федераль закон нигезендә иминият кертемнәре түләнмәгән очракта, шулай ук исәпкә алынмый. Ә менә инвалид баланы караган өчен, айга түләүле 4 ял көне йөклелек һәм бала тудыру өчен, баланы тәрбияләү буенча айлык пособие исәпләгәндә уртача хезмәт хакына кертеп исәпләнеләчәк.
Шулай итеп, быелдан башлап пособиеләр түләү базасы артачак һәм шуның белән бергә пособиеләрнең күләме дә үсәчәк, чөнки уртача хезмәт хакы хатын-кызның бары тик эшләгән көннәре буенча гына исәпләнеләчәк. Әлеге пособиеләрне исәпләү өчен уртача көнлек хезмәт хакы РФ Социаль иминият фондына иминият кертемнәре исәпләү өчен максималь сумманы (ул 2011 елга - 463 мең, ә 2012 елга 512 мең сум итеп билгеләнгән иде) 730га бүлү нәтиҗәсендә килеп чыккан суммадан артык була алмый. Шул рәвешчә, 2013 елда булган иминият очраклары буенча йөклелек һәм бала тудыру, бала тәрбияләү буенча айлык пособиене исәпләү өчен уртача көнлек хезмәт хакының максималь күләме 1335 сум 62 тиен була (463000+512000):730). Хатын-кызга 140 көнгә декрет ялына бирелә торган пособиенең максималь күләме 186986 сум 80 тиен, ә бала тәрбияләү өчен бирелә торган айлык пособиенең күләме 16241 сум 14 тиен тәшкил итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading