16+

Хезмәтегезгә рәхмәт!

Аеш авылында ачылган Иҗтимагый үзәк ачылышында нәкъ әнә шундый сүзләр әйтте дә Президент. Рөстәм Миңнеханов Актаныш районында узган авыл хуҗалыгы сәнәгатен үстерүгә багышланган семинар-киңәшмә кысаларында районда иң алдынгы хуҗалыкларның берсе булган «Нигез» җирлегендә Иҗтимагый үзәк ачылышында катнашты.

Фельдшер-акушерлык, полиция пункты, почта бүлеге, китапханә, 150 кешелек залы булган мәдәният йортын берләштергән Иҗтимагый үзәк аешлылар өчен күптән көтеп алынган шатлык. Муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов үз чыгышында «Нигез» хуҗалыгының кредитларсыз эшләүче, күп еллар дәвамында гел алдынгылыкта булган үрнәк хуҗалык икәнлеген ассызыклады. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Иҗтимагый үзәк ачылышы белән котлап: «Сезнең хуҗалык һәм, гомумән, Актаныш районы бөтен республика өчен үрнәк. Шуңа да әлеге Иҗтимагый үзәккә сез лаек», - дип, рәхмәт сүзләре җиткерде. Шулай ук үзәккә 500 мең сумлык сертификат һәм фельдшерлык пунктына электрокардиограф өчен сертификат тапшырды.
«Кешегә эшләр өчен генә түгел, ял итәр өчен дә лаеклы шартлар кирәк, - ди хуҗалык рәисе Дамир Җәлилов. - Соңгы елларда авылга концерт китерү дә авырлашкан иде. Хәзер безнең аның өчен дә, балаларыбыз өчен түгәрәкләр оештырырга да шартларыбыз бар».
Семинар-киңәшмә кысаларында Татарстан Президенты «Башак» хуҗалыгы кырларында оештырылган махсус күргәзмәдә дә булды. Монда ул авыл хуҗалыгының төрле тармагына караган яңа техника белән танышты. Моннан тыш авыл хуҗалыгындагы кадрлар мәсьәләсе, хезмәт хаклары кебек проблемалар да каралды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading