16+

Ходай сабырлык бирсен

Башкаланың «Әл-Мәрҗани» мәчетендә мәдрәсә шәкертләре Коръән хәтем кылды.

Башкаланың «Әл-Мәрҗани» мәчетендә мәдрәсә шәкертләре Коръән хәтем кылды.

Мөселманнар Президентыбызның һәм авиафаҗигадә һәлак булучыларның гаи­ләләренең, туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.
Бүген Казанның «Әл-Мәрҗани» җә­мигъ мәчетенә мөселман белем бирү йортларында гыйлем алучы 30 шәкерт башкала аэропортында очкыч шартлаудан һәлак булганнарның рухына Коръән хәтем чыкты. Өйлә намазыннан соң Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Аллаһы Тәга­ләдән шәкертләр укыган Коръән хәтемне кабул итүне сорап, дога кылды. Чарада Казан мөхтәсибәтенә караган барлык мәчет имамнары катнашты. Башкаланың имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин билгеләп узганча, һәлакәт барыбызны да тетрәндерде һәм бәлагә тарыганнарның туганнарына, якыннарына хәзер бары тик сабырлык кирәк. «Аллаһ Тәгалә безне төрлечә сыный. Әмма мондый һәлакәтләр башка кабатланмасын иде. Барча мөселманнар тирән кайгыда. Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы, аның гаиләсе һәм туганнарының гаять тирән кайгысын уртаклашабыз. Газиз балаңны югалтудан да авыр нәрсә юктыр, мөгаен. Ходайның тәкъдиреннән беребез дә хали түгел. Шушы хәсрәтләрне сабырлык белән үткәрергә насыйп булсын», - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading