16+

Хокукларыңны яхшы бел

Хезмәткә яраклылыкны вакытлыча югалткан очракта пособиеләр бирү, хатын-кызларның декрет ялларына түләү тәртибе, әниләргә яшь балаларын тәрбияләү өчен бирелә торган акча, җитештерү өлкәсендә килеп чыккан бәхетсезлек очракларыннан соң иминият түләүләрен билгеләү һәм социаль өлкәгә кагылышлы башка төрле сорауларга ачыклык кертүне сорап, газета укучылар редакциябезгә еш мөрәҗәгать итә. Биредә әнә шундый сорауларның...

Хокукларыңны яхшы бел

Хезмәткә яраклылыкны вакытлыча югалткан очракта пособиеләр бирү, хатын-кызларның декрет ялларына түләү тәртибе, әниләргә яшь балаларын тәрбияләү өчен бирелә торган акча, җитештерү өлкәсендә килеп чыккан бәхетсезлек очракларыннан соң иминият түләүләрен билгеләү һәм социаль өлкәгә кагылышлы башка төрле сорауларга ачыклык кертүне сорап, газета укучылар редакциябезгә еш мөрәҗәгать итә. Биредә әнә шундый сорауларның...

- Балама яшь ярым юк әле. Аны караган өчен пособие алам. Шул ук вакытта тулы булмаган эш көне шартларында эшләп тә йөрим. Әгәр үзем яки балам авырып китсә, миңа хезмәткә яраклылыкны югалткан өчен пособие түләячәкләрме?
Нәзирә ЗАКИРОВА, Яшел Үзән

- Әгәр сезнең хезмәт хакыгызга Россия Федерациясе Социаль иминият фонды өлешенә билгеләнгән тәртиптә иминият кертемнәре исәпләнелсә, авырган очракта Сезгә (балагыз авырса, аны караган өчен) «Вакытлыча хезмәткә яраксызлык очрагына һәм бала тудыру белән бәйле рәвештә мәҗбүри социаль иминиятләштерү турында»гы 255 нче Федераль законда билгеләнгән гомуми тәртиптә хезмәткә яраклылыкны вакытлыча югалткан өчен пособие түләнә. Шулай ук Сезгә хезмәткә яраклылыкны югалту чорына бала тәрбияләгән өчен айлык пособие дә бирелә.

- Чираттагы түләүле ялда булган вакытта бала авырый икән, аны караган вакыт өчен ял озайтылырга тиешме?
Гөлшат МИНҺАҖЕВА, Арча

- РФ Хезмәт Кодексы (124 нче маддә, 1 нче бүлек) нигезендә, хезмәткәр вакытлыча хезмәткә яраклылыгын югалткан очракта, аның еллык түләүле ялы озайтылырга яки башка вакытка күчерелергә тиеш. Әгәр чираттагы түләүле ял вакытында бала авырса, аны караган өчен хезмәткәрләргә больничный кәгазе бирелми (медицина оешмалары тарафыннан хезмәткә яраксызлык кәгазьләрен бирү тәртибенең 42 нче пункты). Шунлыктан, хезмәткәрнең ялын озайтырга нигез юк.

- Миңа операция ясатырга туры килде. Бу вакытта әле яшь ярым тулмаган баламны әнием карады. Әнием эшли, мин авырган вакытта аңа больничный түләмәделәр. Бу дөресме?
Тәнзилә, Бөгелмә

- Хезмәткә яраксызлык кәгазьләрен бирү һәм хезмәткә яраклылыкны вакытлыча югалту буенча пособиеләрне билгеләүче норматив-хокукый документларда яшь ярымга кадәрге булган сәламәт баланы караган өчен гаилә әгъзасына больничный пособиесе түләү каралмаган. Бу очракта ананың авыруы исәпкә алынмый.

- Отпуск вакытында авырып киткән, әмма чираттагы ял тәмамлангач та эштән китү турында гариза язган очракта больничный түләнәме?
Камил ФӘРРАХОВ, Кама Тамагы

- Бу очракта эштән китү көне булып отпускның соңгы көне санала. Шуңа күрә хезмәт кенәгәсенә дә эштән китү датасы итеп отпускның соңгы көне языла. Әгәр дә хезмәткәр чираттагы ялында авырып китсә яки имгәнсә, аңа, иминият стажына карап, хезмәткә яраклылыкны вакытлыча югалту буенча пособие түләнә. Чөнки хезмәт кенәгәсендә язылганча, ул эштән киткәнче авырган дип исәпләнә. Шуны да белеп тору кирәк, гамәлдәге 255 нче Федераль закон нигезендә, хезмәткәрнең авырган көннәре хисабына аның отпуск көннәре һәм эштән азат ителү көне озайтылмый.

- Предприятиедә физик эш башкара идем. Декрет ялына чыкканчы, җиңел эшкә күчерделәр. Әлбәттә, монда акчасы азрак, ләкин администрация элекке эш урынындагы уртача хезмәт хакына җиткерү өчен өстәп түли. Декрет буенча ялга чыкканда пособие билгеләгәндә бу өстәмә түләү исәпкә алынамы?
Рәхилә. Түбән Кама

- РФ Хөкүмәтенең 375 нче карары (15.06.2007 ел) нигезендә, башка эшкә күчерү вакытында сакланган хезмәт хакы бары тик йөкле хатын-кызларга хезмәткә яраксызлык, йөклелек һәм бала табу буенча пособие билгеләгәндә генә исәпкә алына. Димәк, Сезгә уртача хезмәт хакына җиткерү өчен өстәлә торган акча пособие билгеләгәндә һәм түләгәндә исәпкә алыначак.

- Хезмәттәшебез, җитди травма алып, алты айдан артык больничныйда йөри. Сәламәтләнеп җитмәде әле. Авыру кешегә хезмәткә яраксызлык кәзаге күпме вакытка кадәр бирелә ала?
Илдар, Минзәлә

- Медицина оешмалары тарафыннан хезмәткә яраксызлык кәгазьләре бирү тәртибенең 14 нче пунктында каралганча, вакытлыча хезмәткә яраксызлык 30 көннән арткан очракта, пациентны алга таба дәвалау һәм аңа больничный кәгазен бирү мәсьәләсен табиб комиссиясе хәл итә. Әлеге комиссия карары белән, уңай клиник шартлар күзәтелгәндә, больничный кәгазе билгеләнгән тәртиптә хезмәткә сәләт тулысынча торгызылганга хәтле бирелә, әмма бу вакыт 10 айдан да артык була алмый. Ә аерым очракларда (имгәнүләр, туберкулез, реконструктив операцияләрдән соң) 12 айга кадәр бирелә ала. Табиб комиссиясе карары белән больничный берьюлы 30 календарь көнгә кадәр озайтылырга мөмкин.

- Балама тиздән бер яшь тулачак. Үзем эшкә чыгып, бала карау өчен бирелгән ялны эшләүче әниемә рәсмиләштерә аламмы?
Кәүсәрия ХУҖИНА, Сарман

- РФ Хезмәт Кодексының 256 нчы маддәсе нигезендә, ана кеше баласына өч яшь тулганчы ял рәсмиләштерә ала. Бала тәрбияләү өчен бирелгән ялны тулысынча да, өлешчә дә алырга мөмкин. Шул ук вакытта ул баланың әтисенә дә, әби-бабасына да, башка туганнарына да, баланы турыдан-туры караучы опекунга да бирелә ала. Бу очракта мондый затларга бала анасының эш урыныннан белешмә китерергә кирәк. Анда ананың әлеге отпусктан файдаланмавы һәм балага 1,5 яшь тулганчы билгеләнгән пособие алмавы күрсәтелергә тиеш.
Шуны да искәртергә кирәк, бала караучы тулы булмаган эш көне шартларында яки өйдә дә эшли ала. Бу вакытта аның пособие алуга хокукы югалмый.
Бала карау буенча отпускта булган ананың (яки башка бала караучының) балага өч яшь тулганчы эш урыны саклана, ягъни ялдан чыкканнан соң аны элеккеге эше белән тәэмин итәргә тиешләр.

- Безнең оешмадагы хезмәткәр больничный кәгазе буенча 140 көнгә декрет ялына китте. Аңа, законда каралганча, тулы күләмдә пособие түләнде. Бала тугач озак та тормастан үлде. Бу очракта түләнгән больничный пособиесе ничек хәл ителергә тиеш?
Оешма бухгалтеры

- «Балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләре турында»гы 81 нче Федераль закон нигезендә, хатын-кызга аның гаризасы һәм медицина күрсәткечләре буенча йөклелек һәм бала тудыру буенча 140 календарь көнгә законда каралган күләмдә пособие түләнә. Медицина оешмалары тарафыннан хезмәткә яраксызлык кәгазьләре бирү тәртибенең 48 нче пунктында күрсәтелгәнчә, хатын-кызга хезмәткә яраксызлык кәгазе табиб акушер-гинеколог тарафыннан йөклелекнең 30 атнасыннан соң 140 календарь көнгә (70 календарь көн бала туганчы, 70 календарь көн бала тугач) берьюлы бирелә. Ягъни декрет ялының барлык көннәренә бер больничный кәгазе рәсмиләштерелә һәм пособие дә тулысынча түләнә.
Бу очракта хатын-кызга йөклелек һәм бала тудыру буенча пособие тулысынча түләнгән һәм гамәлдәге законнар нигезендә элек түләнгән пособиене кире кайтарып алу каралмаган.

- Баланы 1,5 яшькә кадәр караган өчен пособие алам, шулай ук тулы булмаган эш көне шартларында хезмәтемне дәвам итәм. Миңа отпуск вакытында яки балам авырган очракта аның белән больничныйда булганда бала тәрбияләүгә бирелә торган пособиене түләячәкләрме?
Гөлфия МИРГАЛИЕВА, Кама Тамагы

- Балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләре билгеләү һәм түләү турындагы положениедә күрсәтелгәнчә, бала карау өчен эш урынында ял рәсмиләштергән һәм шул ук вакытта тулы булмаган эш көне шартларында эшләүче хатын-кызларга бала караган өчен айлык пособие дә, шулай ук эшләгән өчен хезмәт хакы да түләнә.
РФ Хезмәт Кодексының 93 нче маддәсе нигезендә, тулы булмаган эш көне шартларында хезмәт итү түләүле еллык отпускның дәвамлылыгын чикләми һәм иминият стажын исәпләүгә дә йогынты ясамый. Шулай итеп, бала караган өчен айлык пособие түләүле еллык һәм өстәмә яллар вакытында да бирелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading