16+

Хуҗа булып яшә!

Казанда эксперименталь социаль-инновация проектына старт бирелде. Башкаланың Идел буе районы идарәче компаниясендә «Хуҗа булып яшә» («Живи как хозяин») дип аталган эксперименталь проект башланып китте.

Хуҗа булып яшә!

Казанда эксперименталь социаль-инновация проектына старт бирелде. Башкаланың Идел буе районы идарәче компаниясендә «Хуҗа булып яшә» («Живи как хозяин») дип аталган эксперименталь проект башланып китте.

Әлеге проект торак фондның уртак милкен тиешле дәрәҗәдә карап тоту мәсьәләсендә шунда торучыларның законлы мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән. Кешеләрнең, моны карамыйлар, тегене эшләмиләр, дип кемгәдер ризасызлык белдереп йөрүләренә чик куеп, йортта яшәүчеләрнең үзләрен дә торак фонды белән идарә эшләренә җәлеп итүне күздә тота ул. Сыйфатлы коммуналь хезмәт күрсәтүдә Идел буе һәм Вахитов районнары идарәче компанияләре, торак милекчеләре ширкәтләре, торак-төзелеш кооперативлары эшчәнлекләрен үтәкүренмәле итеп җәмәгать контроленә алуны, халык белән эшләүдә мәгълүмати-методик эш оештыруны максат итә әлеге проект.
Шулай ук торак йортларга билгеләп куелган җаваплы кешеләр өчен «Торак өлкәсендә үзидарәне күп фатирлы йортлар советларының нәтиҗәле эшчәнлеге нигезендә үстерү» темасына семинар да уздырылды. Бу башлангыч үзен аклар һәм башка районнарга да таралыр дип өметләник.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading