16+

Хуш, Адлер ага!..

Адлер ага Тимергалин соңгы араларда бер дә интервью бирергә ашыкмады. «Бик авырып торам, озаклап сөйләшеп утырырлык җаең булса гына кил», - дигән иде ул миңа да матбугатка биргән соңгы әңгәмәсе алдыннан. «Шәһри Казан»да әлеге гамьле әңгәмә басылып чыккач та, зур рәхмәтләр әйтеп шалтыратты. Фантаст язучыбыз, интеллигент шәхес, киңкырлы фикер һәм...

Хуш, Адлер ага!..

Адлер ага Тимергалин соңгы араларда бер дә интервью бирергә ашыкмады. «Бик авырып торам, озаклап сөйләшеп утырырлык җаең булса гына кил», - дигән иде ул миңа да матбугатка биргән соңгы әңгәмәсе алдыннан. «Шәһри Казан»да әлеге гамьле әңгәмә басылып чыккач та, зур рәхмәтләр әйтеп шалтыратты. Фантаст язучыбыз, интеллигент шәхес, киңкырлы фикер һәм...

Күп кенә сүзлекләр төзүдән, мәктәп дәреслекләре тәрҗемә итүдән тыш, күпме әдәби әсәр, фантастика жанрындагы мирас калдырган әдип иде ул Адлер абый. «Роберт, уян сөеклем!» дип аталган беренче хикәядән башланган иҗат безгә - татар укучысына нинди генә китаплар дәвамы булып барып ирешмәде. «Кохау ронго-ронго», «Адашкан йолдыз», «Таш алиһә» һәм башка китапларын, мавыктыргыч сюжетлы, маҗаралы-фантастик өслүбтәге хикәя һәм повестьларны кайсыбыз гына кызыксынып укымадык икән?! Андагы әхлакый нигезләр, гуманистик карашлар кайсы бала психологиясенә уңай тәэсир итми калган икән?
Сарман районының Иске Минзәләбаш авылында туып-үскән әдибебез үзе дә укытучы гаиләсендә тәрбияләнгән шәхес. Казан дәүләт университетының физика-математика факультетында, астрономия бүлегендә белем ала ул. Аннан укуын шул ук юнәлештә Ташкентта дәвам итә. Соңрак укытучы, Казанга килгәч, Пионерлар йортында фәнни-техник түгәрәк җитәкчесе булып эшләп ала. Аннан Адлер абыйның хезмәт юлы озак еллар буена китап белән бәйле - ул Татарстан китап нәшриятында редактор вазифасын башкара.
Шуңа да соңгы очрашуыбыз - интервьюга дип әдип йортына килгәч, фатирның бөтен барлыгын колачлап алган китап галиҗәнапларының күплегенә гаҗәпләнмәдем дә. Адлер абый мине алар белән таныштырып, и-и, әле моның яртысыннан артыгы да юк, таратып бетердем, туган якка җибәрдем, дип елмайган иде. Аның ипле-итагатьле булуына, инде туксанынчы дистәне ваклый башлавына карамастан, ачык фикерләвенә, дөньякүләм һәм татар әдәбияты белән бер адымда баруына шаккатып, сокланып кайткан идем. Адлер абый исә 82 яшен тутыруга арабыздан китәргә ашыкты...
Авыр туфрагың җиңел булсын, Адлер ага! Син халык күңелендә зыялы, зур иҗади байлык калдырган олуг әдип булып сакланырсың. Хезмәтләрең, мавыктыргыч әдәби әсәрләрең сине һәрчак безнең арада итәр...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading